Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек-Әрмән килешүе расланырмы?


Төркия президентының Әрмәнстан белән мөнәсәбәтләрне яхшырту планы турында ясаган белдерүе халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителде.

Төркия премьеры Тайип Әрдоган ике ил тышкы эшләр министрлары, Әдуард Налбандиян белән Аһмәт Давудоглунын 10 октябрьдә уртак килешүгә кул куячагын белдерде.

Еревандагы дәүләт һәм халыкара өйрәнүләр үзәге башлыгы Ричард Гирагисиян Әрдоганның бу сүзләренең гамәлгә ашуына шик белән карый. Аның сәбәбен ул болай аңлата:

"Әрмәнстан башкаласында гына түгел, шул ук вакытта Төркиянең үзендә дә хакимиятнең мөнәсәбәтләрне яхшырту адымына каршы зур чаралар булып алды. Бу вакыт эчендә иң шаккатырганы, бу адымга шактый каршылык тууын күрү иде. Ә бит ике тарафның да хакимият вәкилләре бу эшкә башыннан ук оптимист карашта торды", ди ул.

Халыктагы ризасызлык ике ил арасындагы тарихи дошманлыкка һәм 1915 ел вакыйгаларына бәйле.

Мәҗлeснең раславы икеле

Протокол ил башлыклары тарафыннан имзаланса да, аның гамәлгә ашуы өчен башта һәр ике илнең дәүләт мәҗлесе тарафыннан расланырга тиеш. Ләкин ил парламентында да бу адымга җитди каршы чыккан милләт вәкилләре бар.

Ике тарафтагы сәясәтчеләр килешүне имзалар алдыннан шарт куя. Әрмәнстан оппозициясе геноцид мәсьәләсен күтәреп чыкса, Төркиядәге оппозиция Карабах низагын чишүдә конкрет адым күрергә тели.

Азәри-Төркия мөнәсәбәте


Ләкин Гирагосиян фикеренчә, әрмән тарафындагы бәхәсләр килешү алдындагы төп проблема түгел. Чын проблем Төркиянең үзендә туарга мөмкин.

"Ике дәүләт - бер милләт" шигаре белән бер-берсенә бик якын булган Азәрбайҗан белән Төркия арасындагы яхшы мөнәсәбәт, Анкараның яңа әрмән сәясәте сәбәпле үзгәрә башлады. Төркиянең милләтче катламы, Анкараны ил мәнфәгатенә зыян китереп кардәш илне сатуда гаепли.

Шимбә көнне Азәрбайҗан рәсми хәбәр агентлыгы, Төркия мәҗлес башлыгы Мәһмәд Али Шаһиннең Әрмән-Азәри низагы чишелмичә килешүнең мәҗлес тарафыннан расланмаячагын әйтте.

Килешүнең эчтәлеге мәгълүм түгел


Гирагосиян моңа өстәп Төркия һәм Әрмәнстан хөкүмәтләренең карарны халыкка кабул иттерү юлында бик "аз" тырышлык күрсәтүен әйтә:

"Әрмәстандагы халыкның зур өлеше чикләрнең ачылуын, Әрмәнстан белән Төркия арасында мөнәсәбәтләрнең яхшыруын теле һәм бу фикерне яклый. Ләкин проблем дипломатик килешү мәсьәләсендә килеп чыга. Чөнки халыкка аның эчтәлеге әйтелми, сер кебек саклана", ди ул.

Әрмәнстан президенты Серж Саркисиян 1 октябрьдә Франция, Лебенон, Русия һәм АКШка сәфәр кылып, андагы көчле әрмән диаспорасына килешүнең файдалары турында мәгълүмат бирергә җыена.
XS
SM
MD
LG