Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cтәрлетамак беренче ханым истәлеген саклый


Советлар Берлегенең беренче ханымы Рәисә Горбачева урта мәктәпне Стәрлетамакта тәмамлаган. Мәктәп музеенда озын толымлы кызга багышланган күргәзмә эшли.

Советлар Берлегенең беренче президенты Михаил Горбачевның хатыны Рәисә Горбачева авыр чорда яшәде. Совет җитәкчеләреннән аермалы буларак Горбачев аны гел үзе белән сәфәрләргә алды һәм очрашуларда катнаштырды. Көнбатыш өчен гадәти булган бу хәл дөньяга әле ачылыйммы-юкмы дигән чорны кичергән Советлар Берлеге өчен кыргыйлыйк иде. Халык аның алмаз ташларын, туннарын санады, сүкте, көнләште һәм кайвакыт ачыктан ачык нәфрәт итте.

Горбачев һәм аның хатыны кылган гамәлләрне җәмәгатьчелек әле дә аңламаган. Д.Моратов..
Рәисә Горбачева, аның үзенең гаилә исеме Титаренко – урта мәктәпне Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә тәмамлаган. 97 еллык тарихы булган бу мәктәп хәзер физика-математика, икътисад һәм информатика өлкәсендә тирән белем бирә, лицей дип атала.

Мәктәпнең 95 еллыгына 2007 елда монда укып чыккан танылган кешеләргә багышланган музей ачылган. Музейның зур өлеше Рәисәгә багышлана - ул чакта аны Рая дип йөрткәннәр.

“Мәктәпкә ул 9нчы сыйныфка 1947 елда килде. 9 һәм 10нчы сыйныфларны нинди билгеләр белән тәмамлаганы, нинди уңышлары булганы турында бөтен кәгазьләр сакланган. Бөтен билгеләр әлбәттә 5ле булган ,“ дип сөйләде безгә Стәрлетамакның өченче лицей каршындагы музей мөдире Нина Мальцева.

Аттестатны Рәисә Титаренко 1949 елда, алтын медальне бер ел соңырак алган. Ул чакта шулай биргәннәр.

“Күргәзмәдә шулай ук аның кызы Ирина Верганскаяның хатлары саклана, без аның белән хат алышабыз. Соңгы хатны менә сентябрь башында гына алдык”, ди Нина Мальцева.

2007 елда мәктәп аны әтисе Михаил Горбачев белән бергә мәктәпнең юбилеена чакырган булган.

1999 елның 22 сентябре, Михаил Горбачев кызы Ирина белән Рәисә Горбачеваны соңгы юлга озата
“Алар җибәргән котлауда әниләренең истәлеген шулай якты итеп сакланга зур рәхмәт белдерелгән иде”, дип горурланып сөйләде безгә музей мөдире.

Мәктәп тарихына багышланган китапта Рәисәнең 9нчы сыйныйфта укыганда язган шигырьләре дә бар. Аларны мәктәп укучылары һәм укытучылары шәһәрдә чыгучы “Старлетамакский рабочий” газеты архивыннан тапкан.

Стәрлетамак мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган Рәисә Титаренконы Мәскәүнең дәүләт университетына фәлсәфә бүлегенә имтихансыз алганнар. Шунда ул булачак ире Михаил белән танышып 1953 елда кияүгә чыккан.

Акылга сыймаслык мәхәббәт

Аларның мәхәббәте турында – акылга сыймаслык иде ул, дип искә алалар. Гаилә дусты булган “Новая газета” мөхаррире Дмитрий Моратов Рәисә Горбачеваның лейкоздан үлергә ятканда соңгы көннәрдә дә ире белән күбрәк сөйләшеп калыр өчен авыртуны баса торган, әмма акылны томаландыра торган көчле дарулар эчмәвен искә ала. Бер җан, бер тән иде алар, ди Моратов.

Узган атнада Рәисә Горбачева вафатына 10 ел тулды. Мәскәүдә “Горбачев фонды” Рәисә Горбачевага багышланган җыен оештырды. Фонд белән идарә итүдә әнисе башлаган эшне аның гызы Ирина Верганская дәвам итә.

Иҗтимагый эшләрдә, сәясәттә әүзем катнашкан бу ханымны ул чактагы җәмәгатьчелек кабул итергә теләмәде.
Безнең бәлабез - иҗтимагый үзаңның булмавы... И.Горбачева


“Аяныч тәҗрибә булды бу аның өчен. Ул төп хәдәфкә әйләнде, аны нәфрәт иттеләр. Хәзер дә Русиядә иҗтимагый үзаң бик түбән яки бөтенләй юк. Бу безнең бәлабез”, диде Ирина Горбачева-Верганская.

Узган атнада Петербурда да Рәисә Горбачева истәлегенә багышланган күргәчмә ачылды.

Стәрлетамак лицеена кайтсак исә, музей җитәкчесе Нина Мальцева – бу күргәзмә укучыларны тагын да яхшырак укырга, теләгәнгә ирешерә өйрәтә, ди. Күргәзмә быел Башкортстан буйлап мәктәп музейлары арасында оештырылган бәйгедә катнашырга җыена.
XS
SM
MD
LG