Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тын океанда диңгез ташкыны йөзләп кешене үтерде


Тын океанның көньягында 8-нче дәрәҗәдәге җир тетрәү нәтиҗәсендә цунами, диңгез ташкыны 110-нан артык кешене үтергән дип санала.

Самоа утрау дәүләте полициясе 84 кешенең үлеме расланды ди.

АКШ җире саналган Американ Самоасында кимендә 22 кеше, Тонга утравында унлап кеше һәлак булган.

Дистәләрчә кешенең кайда булуы билгесез, йөзләрчә кеше яраланган.
XS
SM
MD
LG