Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:36

Русия хөкүмәте 2010 ел бюджетын парламентка тапшырды


Русия хөкүмәте Дәүләт Думасына 2010 елгы бюджет өлгесен тапшырды.

Киләсе елда тулаем җитештерү күләме 43 триллион сумнан артык булыр дип көтелә.

Бу документка караганда, бюджет дефициты тулаем җитештерү күләменең 7 проценты чамасы булачак.

Бюджет киләсе елда икътисад 1.6 процентка үсәр, бер мичә нефть бәясе 58 доллар булыр дигән фаразларга нигезләнә.

Инфляция 10 проценттан артмас дип көтелә.

XS
SM
MD
LG