Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чыңгызхан мөселман киносы фестиваленә килде


Танылган АКШ актерлары Кэри Хироюки Тагава һәм Арманд Ассанте Казанга “Алтын Мөнбәр” мөселман киносы фестиваленә килде.

Актерларның берсе сүзләренчә, Казанда җирнең энергетик көче аеруча да куәтле. “Чыңгызхан сере” фильмында катнашкан Тагава һәр халык беренче чиратта үз мәдәният яратырга тиеш, дип белдерде. Аның сүзләренчә, ул шактый еллар Кушма Штатларда яшәсә дә, үзен 100% япон дип саный һәм шул нисбәттән хәзер исемен дә үзгәртергә булган.

“Минем исем Хироюки Тагава. Ә Кэри сүзен әни бер Американ актерына гашыйк булганга кушкан. Хәзер мин аны кире әниемә кайтарам”, диде ул.

Шул ук вакытта ул Кушма Штатларда яшәү сәбәпле, андагы тәртип һәм шартларны яхшы белергә тиешлегенә басым ясады.
Казанга килүне ул өйгә кайтуы кебек тасвирлады. “Чыңгызхан туган ягына кайтты”, дип шаяртты актер.

Аның сүзләренчә, Казанда җирнең энергетик куәте бик көчле. “Һаваяда иң мөһиме – җир дип әйтәләр”, диде ул. Аның сүзләренчә, хәзер кечкенә мәдәниятләр заманы җитте.

“Зур мәдәниятләр сугышлар, начар бизнеслар алып килгәнен күрдек. Хәзер кечкенә мәдәниятләрне аңларга кирәк”, диде Тагава.
Аның мөселман киносы фестиваленә килүе дә нәкъ шуның белән бәйле. Чөнки ул Ислам мәдәнияте турында төрле мәгълъматлардан ишеткәнче, үз күзең белән күрү яхшырак булуын әйтте.

Арманд Ассанте шулай ук мөселман киносы белән танышу аның өчен шактый кызык булуын әйтте. Аныү сүзләренчә, хәзер “акчалы түгел, ә йөрәккә якын булган” фильмнарга басым ясарга кирәк.

Тагава әйтүенчә, бу өлкәдә Һолливуд үзенең төп бурычын онытты. “Аның максаты кешеләрне кызыксындыру. Әмма ул хәзер тамашачылар турында онытып, күбрәк үзен кайгырта”, диде ул.

Шуңа ул һәр халык беренче чиратта американ яки башка мәдәниятләргә кызыгырга тиеш түгел, ә үзенекен хөрмәт итәргә тиешлеген әйтте.

Ассанте исә кечкенәдән үк төрле мәдәниятләр белән кызыксынуын белдерде. “Русия бик тиз үзгәрә”, диде ул.
Актерлар мөселман киносында төшергә дә каршы булмауларын әйттеләр.

Тагава әйтүенчә, ул йөрәге йомшара бара торган усал мөселманны уйнарга теләр иде.
XS
SM
MD
LG