Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәхтәрнидә мәчет ачылды


Пенза өлкәсенең Кузнецки районында урнашкан Дәхтәрни авылында мең кеше сыешлы мәчет ачылды. Әлеге мәчетне җирле эшмәкәр Мансур Мәҗитов төзетте.

Кайбер галимнәр сүзенә караганда, Пенза якларында, чиктәш Мордовия, Сарытау җирләрендә Алтын Урданың үзәк җирләрендә яшәгән татарларның дәвамчылары яши. Казан якларында бу як татарларны мишәрләр дип атыйлар. Әмма алар Сергач мишәрләреннән аерылып та тора.

Сөйләшләрендә чынлап та, элекке тарих чоры моңы ишетелә кебек: көйләбрәк сөйләшү, чыкылдау, йомшак интонация, горур кыяфәт... гомумән дә затлы нәсел дәвамчылары икәнлеге сизелеп тора. Заманында бу яклардан дистәләгән татар зыялысы чыккан. Бүген Башкортстан җирләрендә яшәгән чабаталы морзалар үзләренең нәсел башлары белән шушы якларга барып тоташа.


Әлбәттә, Пенза татарлары дигән атама шартлы рәвештә генә әйтелә. Чөнки, кайчандыр бер тирәдә укмашып яшәгән татарларны бүген Мордовия, Пенза, Сарытау кебек төбәк чикләре бүлеп тора.

Пенза өлкәсенең Ульян өлкәсе белән кисешкән урынында Кузнецки районы урнашкан. Җирле татарлар аны Күзнәй дип атый. Менә бу районда бер-берсенә тоташ дүрт татар авылы җәелеп ята: Кече Дәхтәрни, Олы Дәхтәрни, Кынады, Ялгаш авыллары. Атамаларның кайберләрен татарлар гына куллана. Мәсәлән, шул ук Дәхтәрни авылы рәсми документларда Малый Труев булып йөри. Дәхтәрнине, кайбер тарихчылар, дегеткә бәйли. Авыл элек дегет кайнату белән дан тоткан диләр. Ә атамада тагы шул ук Алтын Урда чалымнары сизелә диючеләр дә хаклы кебек тоела.


Мәчет янына мәчет


Дәхтәрнидә мәчет ачылышына берничә мең кеше җыелган иде. Рәсми кунаклар, район вәкилләре, Пенза хакимиятенең җаваплы кешеләреннән тыш, Чуашстан, Мордовия, Сембер өлкәсе, Самар, Сарытау өлкәләре мөфтиләре катнашты иман йортын ачу тантанасында. Һәрберсе бүләк белән килгән. Чуашстан мөфтие, шул ук вакытта Русия баш мөфтие Тәлгать Таҗетдинның беренче урынбасары вазыйфасын башкаручы Әлбир хәзрәт Крганов Үзәк нәзарәт исеменнән дә чыгыш ясады.

Ә мең кеше сыйдырышлы яңа мәчет янында, авылның нәкъ уртасында, мәчет мәйданында, инкыйлабка кадәр төзелгән тарихи мәчет басып тора. Анысында киләчәктә мәдрәсә булыр диләр. Ә яңасын, 2002 елда җирле эшмәкәр Мансур Мәҗитов төзетергә алына һәм менә җиде елдан соң, эшен башкарып чыга. Мансур әфәнде үзе дә 18 гасырда яшәгән Мөхәммәтҗан хәзрәт Сабитов нәселе дәвамчысы.


Корбанга – дөя

Тантанага җыелган кунакларны, авыл халкы мәчет мәйданына чатырлар, урам буена сузылган өстәлләр белән каршы алды. Шунда ук, мәчет ачылу хөрмәтенә корбан чалынды. Гади корбан гына түгел. Оештыручылар бар халыкны шаккатырып, махсус кайтартылган дөяне корбанга чалдылар. Хатын-кызлары чалынган корбаннан шунда ук зур казаннарда аш та әзерләде.

Авыл халкы, җыелган кунаклар белән беррәттән дөя итеннән авыз итте. Соңгы елларда, бу якларда дөя кайтартып корбан чалу еш күренешкә әйләнеп бара. Күрәсең, әлеге дә баягы, Алтын Урда заманнарында дәүләт тоткан бабаларның, кәрван-кәрван булып йөргән, мал тоткан, бәрәкәт иңдергән, дала комнары белән чирәм җирләрне айкаган хәтер, бүген оныкларында тарихи хәтер булып уянып килә.

XS
SM
MD
LG