Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО рәсмие: махсус вәкил урынбасары Әфганстанга кайтмый


БМОның Әфганстандагы югары вәкиле Петер Гэлбрайт җитәкчесе белән каршылык аркасында Әфганстанга эшенә кайтмаячак дип хәбәр ителә.

Исеме аталмаган бер БМО рәсмие әйтүенчә, БМОның Әфганстандагы махсус вәкиле Кай Айденың урынбасары Гэлбрайт Әфганстанга кайтмаячак.

Шулай да Би-Би-Си Гэлбрайт бу хәбәрне кире какты дип белдерә.

Гэлбрайт Әфганстанда август аенда үткән президент сайлауда хәрәмләшүләр булуы турында чаң кагучыларның берсе иде.

Сентябрьдә җитәкчесе белән каршылык сәбәпле ул Әфганстаннан китте.
XS
SM
MD
LG