Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 10:57

Чуашстандагы Татар Согыты авылында "Сираҗетдин паркы" дип аталган тыюлык ачылды.

Чуашстанның Батыр районында Татар Согыты дип аталган авыл урнашкан. Халкы меңъярымлап исәпләнә. Авылның үзендә татар мәктәбе, ике мәчет урнашкан. Татар зыялылары, бу авылны “Ватаным Татарстан” газетында хәзер баш мөхәррир булып эшләүче, танылган журналист һәм мөгаллим Миңназыйм Сәфәров туган авылы буларак та беләләр. Ә тирә-як татарларда Татар Согыты исә электән үк гореф-гадәтләрне нык саклаучы дини авыл буларак танылган. Октябрь инкыйлабына кадәр бу авылда ахунлык та урнашкан булган.

Татар Согыты – күлләр авылына әйләнә бара


Динилеге һәм гореф-гадәтләрне саклауга хирыслыгы белән танылган бу авыл хәзер күлләр авылына әйләнеп бара. Чуашстанның көньягы, ягъни татарлар күпләп яшәгән төбәге суларга әллә ни бай саналмый. Бола белән Карлы елгалары зурлардан саналса да, бу зурлык хариталарда гына күренә. Чынлыкта аларда тубыктан кадәр генә су. Менә халык хәзер элек колхозда саналган берничә сутый кишәрлекләрен алып, аларда кечкенә генә күлләр казыта җашлаган. Исәп исә - татарның һушын алган казлар үрчетү. Быел гына да бу авылда дистәләгән күл казылган.

Сираҗетдин бабай – үрнәк бабай

Тирә-як татарларда исә Татар Согыты авылы тагын үзенең бер моңлы баласы белән танылган. Ул 81 яшьлек Сираҗетдин бабай Хөснетдинов. Гомере буе кулыннан гармунын төшермәгән бу карт үзе шагыйрь, үзе мич чыгаручы, үзе умартачы, үзе җырчы һәм гармунчы. Кыскасы, җитмеш төрле һөнәр иясе.


Менә колхоздан үзенә тиешле кишәрлекләрне башлап алучы да шушы карт була. 1995 елда ук ул үзенә тиешле 60 сутый җирне рәсмиләштереп, анда бакча үстерә башлый. Һәм бу бакчаны парк итеп тәрбияләп, тулы кыяфәтен дә бирә. Бүген авыл янында чынлап та, ун меңләп агач үсеп утырган, тирә ягы тотып алынган, аллеялы, сәхнәле, күлле парк гөрләп утыра. Анда берничә ел рәттән мәктәп чаралары, авыл-мәчет оештырган вакыйгалар уздырыла.

Тынгы белмәс карт бу көннәрдә тагын бер үрнәк эш күрсәтте. Ул тырыша торгач, әлеге парк-бакчага тыюлык дигән рәсми статус алуга иреште. Бу көннәрдә шушы хакта аңа тантаналы төстә тыюлык паспортын тапшыру чарасы узды.

Район хакимияте вәкиле Миңнегали Хафизов, әлеге тантанада, тыюлык статусы бирелүнең файдалы якларын да санап чыкты. Тыюлык саналганда, бакчага дәүләт ярдәм итеп торачак. Анда агачлар утыртумы, сирәк үсентеләр белән баетумы, киртәләрен сипләп тормумы – барчасы да мөмкин булачак.

Шул ук чарада катнашкан Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, тыюлык мәсьәләсенә карата ислам күзлегеннән аңлатма бирде. “Мөселманнар өчен изге саналган “Әл-хәрәм” мәчете, башка мәчетләр дә шушы тыюлыкның бер үрнәге. Бу җирләрдә гөнаһ, начар эшләр кылу тыела. Хаҗ вакытында әгәр бер чебенне үтерсәң дә, хаҗың кабул булмавы ихтимал. Менә мондый бакчаларны да карарга, җимерү-пычратулардан сакларга кирәк”, диде ул.


Изге урыннар да тыюлык булыр

Соңыннан, Чуашстан мөфтие дәүләт вәкилләре белән, Чуашстан җирлегендә шактый гына исәпләнгән, татарлар изге санаган урыннарга да шундый тыюлык статусы бирү хакында килеште. Сираҗетдин бабайның тагын бер үрнәк күрсәтүе шуннан гыйбарәт иде. Димәк, киләчәктә Чуашстанда татар тыюлыклары артуы бик ихтимал.

Парклар кыйссасының дәвамы

Ә пракларга килгәндә, Чуашстанның Тукай авылы да, былтыр үзенең паркын булдырды. Бу авылның Иҗтимагый киңәшмәсе карары белән, авыл янындагы бер ташландык җир тәртипкә китерелде һәм анда ун меңнән артык агач утыртылды. Авыл халкыннан һәм химаячеләрдән тупланган акча бәрабәренә, бакчаның тирә-ягы әйләндереп алынды, тимердән, шәһәрлеләр дә көнләшерлек итеп капка куелды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG