Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәпнең чын хакы


Русиядә җанисәпне кичектерү аны үткәрүгә караганда да кыйбатка төшәчәк, ди белгечләр. Татарлар үзләренең санын белүне үзләре оештырмакчы.

Русиядә соңгы җанисәп 2002 елда оештырылды. Аңа якынча 5 миллиард сум акча тотылды. Халык саны Русиядә 145 миллион 290 мең кеше, дип игълан ителде.

Русиянең югары икътисад мәктәбенең демография институты башлыгы Анатолий Вишневский җанисәпне 2010 елдан 2013кә күчерүне хупламый.

“Моның кирәклеген күрмим – бу бер, икенчедән тарихтан килгән гадәт бозыла, дөньяда җанисәпләрне күчермиләр. Өченчедән, кризис һәм үзгәрешләр сәбәпле бәлки халык санын алу нәкъ хәзер кирәгрәктер дә. Бу карарның нигезе юк”, диде Вишневский.
Русия сугыш вакытында да җанисәпне оештырган, бүген Русия ул хәлгә төшмәгән...
А.Вишневский


Халык саны турындагы мәгълүматләр илдә идарә итәргә ярдәм итә. Хакимиятләр үз халкының яше, икътисади һәм социаль хәле турында мәгълүмат ала. Вакытында уздырылгын җанисәп социаль программаларны дөрес һәм нәтиҗәле итеп төзергә ярдәм итә. Халыкара тәҗрибәгә караганда, җанисәп якынча ун елга бер үтә. Кайбер илләр халык санын алуны ешрак оештыра.

“2010 елгы җанисәпкә әзерләнүгә инде болай да күп акча тотылган. Моннан тыш бу чарага акча кирәк булса да, ул алай ук күп түгел. Русия 1920нче елда, ватандашлар сугышы вакытында да оештырды җанисәпне. Русия андый ук хәлгә төшмәгән инде,” диде демография белгече Анатолий Вишневский.

Җанисәпне кичектерү социологлар эшенә дә зур зыян салачак. Халык фикерен белешү алдыннан социологлар кайсы төбәктә нинди катлам халыкның яшәгәне, аларның икътисади хәле һәм башка шундый мәгълүматкә ия булырга тиеш. Моннан соң белгечләр сораштырулар вакытында җыелган мәгълүматнең төгәл һәм дөрес булачагын шик астына куя.

Төбәк һәм милләтләрне өйрәнүчеләр өчен бу кичектерү хаттә фаҗигалы, дип әйтеп була.

Этно-сәяси һәм төбәк тикшеренүләре үзәге башлыгы Владимир Мукамель җанисәпнең кичектерелүенә тискәре карашын белдерде.

“Җанисәп илнең социаль-икътисади үсешенең бик мөһим өлеше. Җанисәп Русияне, аның халкын аңларга ярдәм итә. Җанисәпсез ни халыкның санын, ни милләтләрнең санын, ни социаль-демографик бүленешен белмибез. Төбәкләрдә кемнәрнең яшәгәнен белмибез. Болар барысы да планнар корганда, социаль-икътисади программалар төзегәндә мөһим. Боларны белми торып бер ни планлаштырып булмый”, диде Мукамель.

Узган җанисәп татар халкы файдасына булмады. Хакимият басымы астында кайбер төбәкләрдә татарлар саны киметелеп күрсәтелде, ди Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. Ул үзенә күрә татар җанисәбе оештырырга тәкъдим итте. Декабрь аенда Русия һәм чит илләрдән татар оешмалары җитәкчеләре еллык йомгак ясарга Казанга җыелгач, Ринат әфәнде бу җанисәпне оештыру турында алар белән дә киңәшләшергә җыена.

Белгечләр акча юк, дип җанисәпне 2010 елдан 2013 елга кичектерү Русиягә, бигрәк тә аның халкына файдага түгел, киресенчә зыянга булачак, ди.
XS
SM
MD
LG