Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге: Грузия-Русия сугышында икесе дә канун бозган


Европа Берлегенең Русия белән Грузия арасындагы былтыргы сугышны тикшерү нәтиҗәсендә әзерләнгән хисабында ике якның да халыкара кануннарны бозганлыгы әйтелә.

Хисапта сугышны Грузия аерылып чыгарга теләүче Көньяк Осетиягә “аклап булмый торган” һөҗүм белән башлап җибәргән диелә.

Русия исә барлык кысалардан чыгучы чаралар белән җавап бирүдә гаепләнә.

5 көнлек сугыш алдыннан озак вакыт төрле провокацияләр, киеренкелекләр булганлыгы әйтелә.

Европа Берлегендәге Русия илчесе Владимир Чижов хисапта “сугышны кем башлаганлыгы ачык итеп раслана” диде.

Әмма Грузияне берләштерү министры Темур Иякобашвили хисап Русиянең бу низагъны күптәннән әзерләп килгәлеген күрсәтте ди.

“Мин хисапта сугышны Грузия башлаган дип әйтелмәвенә игътибар юнәлтер идем. Хисапны шулай аңлату ялган булачак. Хисапта андый белдерү юк. Ул гына да түгел, хисапта сугышның 7 яки 8 августта башланмаганлыгы, хәрби провокацияләрнең күптәннән әзерләнгәнлеге әйтелә”, - диде.
XS
SM
MD
LG