Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Рубин” җиңде. 1:1.


“Рубин” җанатарлары күңелендә Татарстан такымы җиңде. Алар уен белән канәгать, әмма хисап белән юк.

Казанда спорт сөючеләр соңгы минутларга хәтле “Рубин” һәм “Интер” уенының ничек узачагы турында баш ватты. Чөнки бу көннәрдә Татарстан такымының бер төркем җанатары милиция хезмәткәрләренә каршылык белдергәнлектән күпләрне әлеге уенга килмәскә өндәгән иде.

Әмма күңелсез фаразлар акланмады. Казанның үзәк стадионы кичен шау-гөр килеп торды. Рәсми мәгълүматларга караганда, анда 25 меңләп кеше җыелган. Олысы да кечесе дә яраткан такымнары өчен җан атты.

Шунысы кызык, Казанда “Рубин”ны яшьләр, я булмаса ир-атлар гына түгел, ә татар әбиләре дә ярата икән.

Ак яулык япкан, муеннарына “Рубин” тамгасы төшерелгән шарфлар бөркенгән мондый ике әбине сишәмбе “Эфир” телеканалының “Актуальная тема” тапшыруында күрергә булды. Биредә алар кыйблага карап “Рубин”ның җиңүен теләп догалар да кылды.

Әмма кызганыч, әбиләрнең тырышып укулары җитеп бетмәгән, ахыры. “Рубин” күпме генә тырышса да, Европаны дер тетрәткән Миланның “Интер” футбол такымын җиңә алмады.

Татарстанда спорт белгечләре исә, бөтенләй бу уенда “Интер” уенчыларын танымауны әйтә. Чөнки дөньяда иң көчлеләрдән саналган “Интер” уенчылары бу очрашуда бик җиңә алмаслык тоелмаган.

“Рубин” исә соңгы атналарда гел җиңелеп килде. Башта Европа беренчелегендә ул Киевның “Динамо” такымына оттырды. Соңрак Русия беренчелегендә ул Пермьнең “Амкар”ына җиңелеп, Томскның “Томь” такымы белән уенны 0:0 тәмамлады.

“Рубин”ның җанатары, спорт журналисты Илнар Хөснуллин “Рубин” – “Интер” очрашуында уен канәгатьләндерә, әмма хисап ошамый, ди.

“Минемчә, белгечләр бу уеннан бик канәгать калды. Чөнки “Интер” белән 1:1 уйнау чемпионнар лигасында беренче чыгыш ясаучы такым өчен бик зур нәтиҗә. Әмма “Рубин”ның җанатары булсаң, әлбәттә бу уенның нәтиҗәсе белән кәнәгать калып булмый. “Рубин”ның җиңәргә көче бар иде. Әмма мөмкинлеге юк иде. Чөнки тренер арган уенчыларны алмаштыра алмый. Әмма Татарстан такымы җиңәргә тиеш иде. Чөнки уенның соңгы 20 минуты тулысынча диярлек каршы як мәйданында гына узды”, ди Илнар Хөснуллин.

“Рубин”ның баш тренеры Корбан Бердыев исә, уеннан соң узган матбугат очрашуында, нәтиҗә белән канәгать булуын әйтте. Аның фикеренчә, “Рубин” “Интер”ны җиңгән булса, бу артык зур уңыш булыр иде. Тиз генә биеклеккә күтәрелеп, аннан төшүе бик авыр булмасын, ди Бердыев.

Европа беренчелегендә кем чемпион калачак дигәнгә белгечләр әлегә иң башын киереп кул селти. “Барселона”, “Интер”, “Динамо”, “Рубин” – һәр такым үзенчә көчле һәм алардан ни көтергә билгесез, ди спрот сөючеләр.

Илнар Хөснуллин исә, соңгы көннәрдә әлеге сорауга бераз ачыклык керә башлады, ди.

Төркемдә бердәнбер лидер булуы ачыкланды. Элек беренче урынга “Интер” белән “Барселона” көрәшә дигәннәр иде. Әмма хәзер “Барселона”ның чемпион булырга мөмкинлекләре күбрәк. Калган өч такымның алдагы язмышы әлегә билгеле түгел. Чөнки алардан ни көтергә белмисең.

“Күпләр “Интер”ны начар уйнады, ди. Әмма алар нигә начар уйный. Чөнки көндәшләре аларга яхшы уйнарга ирек бирми. Кайберәүләр, төп уенчылары уйнамады ди. Әмма мондый көчле такымда кайсысы төп уенчы түгел, алар барысы да футбол йолдызлары. Минемчә, “Рубин” чыннан да “Интер”га көндәш була алырлык такым. Әмма Милан такымы тагын берничә тапкыр шулай начар уйнаса, аның баш тренерын алмаштырырга мөмкиннәр. Бүген Жозе Моуриньо дөньяда иң күп акча алучы тренер. Әмма соңгы вакытта аның әлеге вазыйфадан алынырга мөмкинлеге турында да сүзләр йөри”, ди Илнар Хөснуллин.

Европа беренчелегендә чираттагы уенын “Рубин” 20 октябрьдә “Барселона” белән уйнаячак. Шул ук такым белән очрашу 4 ноябрьдә Казанда көтелә. “Интер” белән исә, “Рубин” кабаттан 9 декабрьдә Миланда очрашачак.
XS
SM
MD
LG