Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тын океанда дулкын ташкыны 110-нан артык кешене үтерде


Дистәләрчә кеше югалган, йөзләрчә кеше яраланган. Корбаннар саны артачак дип көтелә. Дулкын ташкыны күпләрне океанга алып киткән булырга мөмкин.

Тын океанның көньягында 8-нче дәрәҗәдәге җир тетрәү нәтиҗәсендә цунами, дулкын ташкыны 110-нан артык кешене үтерде.Самоа утрау дәүләте полициясе 84 кешенең үлеме расланды ди.

АКШ җире саналган Американ Самоасында кимендә 22 кеше, Тонга утравында унлап кеше һәлак булган.

Дистәләрчә кешенең кайда булуы билгесез, йөзләрчә кеше яраланган.

Корбаннар саны артачак дип көтелә. Дулкын ташкыны күпләрне океанга алып киткән булырга мөмкин.

Вакыйга иртән Самоа утрауларында 8-нче дәрәҗәдәге җир тертәү белән башлана. Тирбәлеш гадәттәгедән күпкә озаграк, берничә минут дәвам итә. Шуннан соң үле тынлык урнаша, су чигенеп океан төбе ачыла башлый.

Җирле халыкның күбесе моның нәрсәгә китерәчәген яхшы аңлый һәм шундук биегрәк урыннарга кача башлый.

Акрынрак качучыларны яки һәлакәт ишарәләренә игътибар итмәүчеләрне берничә минуттан су ташкыны күмеп китә.

Утрау үзәгенә таба чакрым ярымнан артык кергән су ташкыны бераздан кешеләрне генә түгел, йортларны һәм машиналарны да океанга алып китә.

Американ Самоасы губернаторы Тоглиа Тулафона океаннан берничә дулкын килде, шуларның иң биеге 6 метр иде ди.

“Шаһитләр әйтүенчә, барлыгы 4 дулкын булганга охшый. Башта берсе килгән, әмма иң көчлеләре икенче һәм өченче дулкын булгандыр”, - ди Тулафона.

Шуннан соң ук коткару эшләре башлана. Әмма утрауның инфраструктурасына зур зыян килү сәбәпле коткару эшләре авыр бара.

“Дулкын ташкыны утрау култыгындагы ярлар арасын тоташтыручы зур күперне җимерде. Кешеләрне бер ярдан икенчесенә күчерү бик авырлашты. Яраланганнарны һәм үлгәннәрне су аша кул белән ташырга туры килә”, - ди Тулафона.

Вашингтонда АКШ президенты Барак Обама Американ Самоасын фаҗига зонасы дип игълан итте. Бу андагы коткару һәм төзекләндерү эшләренә федераль акчаларның киләчәген аңлата.

АКШ хәрби йөк очкычлары утрауга һуманитар йөк ташый.

Утрауда ял итүче чит ил туристлары арасында да корбаннар, югалганнар һәм яраланганнар бар.

2004 елда Һинд океанында көчле дулкын ташкыны йөзләрчә мең кешенең гомерен өзгән иде. Шуннан соң Тын океанда дулкын ташкыны турында алдан кисәтү системы булдырылды.

Һавай утравындагы Тын океанда дулкын ташкыны турында кисәтү үзәге дулкын ташкыны оеша башлау белән 10 минут эчендә кисәтү ясаганлыгын белдерде. Әмма җир тетрәү үзәге Самоа утравына бик якын урынга туры килү сәбәпле, дулкын ташкыны кисәтү белән бер үк вакытта диярлек килеп җиткән.
XS
SM
MD
LG