Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан пенсионерлары җиңүе


Башкортстан Югары мәхкәмәсе пенсионерларны яклаган карар кабул итте. Республика хөкүмәтенең карарын гамәлдән чыгару белән ирешелде бу эш.

Башкортстан Югары мәхкәмәсе үзенең 30 сентябрь утырышында Башкортстан Министрлар кабинетының 25 июньдә дөнья күргән карарын гамәлдән чыгарды. Ул карарда республика пенсионерларының транспортта йөрү ташламаларын 1 сентябрьдән бетерү турында боерылган иде.

Әмма БР Министрлар кабинетының шушы карары пенсионерлар һәм өстенлекле ташламалардан файдаланучы башка кайбер катламнар арасында кискен ризасызлык уятты. Шушыңа бәйле Уфада, Башкортстан хакимиятләре гамәлләренә каршы, алдан игълан ителгән урам җыеннары бер ай эчендә генә дә өч тапкыр үтте. Анда 100ләгән кеше катнашты.

Каршылык чаралары Уфа шәһәре хакимияте каршында һәм Башкортстан прокуратурасы бинасы янындагы мәйданда үтте. Ризасызлык җыеннарын Башкортстан Берләшкән оппозициясе, Русия Коммунистлар партиясенең Башкортстан республика бүлеге, пенсионерлар фиркасе, “Торак хокукларын яклау” иҗтимагый оешмасы һәм кайбер яшьләр җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре оештырды. Урам җыеннарында өлкән яшьтәге кешеләр белән бергә яшь-җилкенчәк катнашты.

Шушы оешмалар үзләренең соңгы вакыттагы каршылык чараларын 27 августта, 3 сентябрьдә һәм 16 сентябрьдә уздырган иде. Ул җыеннарда алар, нигездә, Башкортстан хакимиятләре алдында бер төп таләпне куйды – транспортта йөрүгә ташламалардан (льготалардан) файдалану тәртибен калдыру.

Республика хөкүмәте рәисе Раил Сарбаев, картларны тынычландыру өченме, әллә чынлаптамы, ташламаларның бер өлеше калдырылачак дип белдерергә ашыкты. Моңа пенсионерларның үҗәт кыланулары да, аларның кайберләренең хөкүмәтне мәхкәмәгә бирүе дә этәргеч ясагандыр, мөгаен.

Ничек булса да булды, БР Югары мәхкәмәсе өлкән яшьтәгеләрне яклап карар чыгарды. Бу исә тагын да Башкортстан хакимиятләренә күңелсез хәбәр булды, билгеле. Аның каравы, 1 октябрь - Өлкәннәр көне алдыннан, пенсия яшендәге абый-апаларга шатлыклы яңалык, үзенчә бер бүләк булды дип уйларга кирәк. Әлеге гамәл шулай ук БР Югары мәхкәмәсенең хакимиятләрдән бәйсезрәк була баруына да өстәмә дәлил буларак кабул ителә.
XS
SM
MD
LG