Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Страсбург карарларын үтәми


Узган айда хокук яклаучы Зарема Садулаева һәм аның ире Алик Җәбраилов үтерелде
Узган айда хокук яклаучы Зарема Садулаева һәм аның ире Алик Җәбраилов үтерелде

Human Rights Watch оешмасы Русияне Страсбург мәхкәмәсенең Чечнядагы хәлләргә карата чыгарылган карарларын үтәмәүдә гаепләде. Оешма фикеренчә, Мәскәүнең бу хәлләрне тикшерергә теләмәве Төньяк Кавказда көч куллануларның тагы да артуына китерә.

Нью-Йоркта урнашкан Human Rights Watch оешмасының шушы атнада бәян ителгән хисабында әйтелгәнчә, Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе Чечнядагы хәлләргә карата барлыгы 115 карар чыгарган. Шуларның 33-ен оешма үзенең хисабында җентекләп тикшергән.

Әлеге очраклар федераль көчләрнең 1999-2004 елларда Чечняда кылган гамәлләренә карый.

Human Rights Watch оешмасының Мәскәү бүлеге башлыгы Аллисон Гилл сүзләренчә, мәхкәмә карарларында кешеләр исемләп күрсәтелүгә карамастан, Русия рәсмиләре бу эшләрне тикшерү, гаеплеләрне җавапка тарту өчен берни эшләмәгән.

– Бу эшләрнең һәрберсендә диярлек Русия хөкүмәте хөкемсез үтерүләр, җәзалаулар һәм дә тиешле тикшерүләр үткәрмәгән өчен җаваплы дип табылган. – ди Гилл. – Шушы эшләр кысаларында әлегәчә беркем дә җавапка тартылмаган.

Алай гына түгел, хисапта әйтелгәнчә, Страсбург мәхкәмәсе тарафыннан гаепле дип табылган Русия офицерлары тагы да югарырак дәрәҗәләр алган.

Европа Шурасының әгъзасы буларак Русия Страсбург мәхкәмәсе карарларын үтәргә мәҗбүр. Әлегә кадәр Мәскәү мәхкәмәгә тиешле түләүләрне һәм чыгымнарны түләп бара. Ләкин хокук активистлары сүзләренчә, ул аның карарларын да үтәргә тиеш.

– Дәүләт түләргә тиеш, – ди Мемориал активисты Александр Черкасов, - ләкин моннан тыш ул әле җинаятьләрне тикшерергә һәм бу җинаятьләргә китергән сәбәпләрне бетерергә тиеш. Төньяк Кавказга килгәндә, боларның берсе дә эшләнмәде.

Мәгънәсе юк

Русия ватандашлары үз иленең мәхкәмә системына ышанмыйча, соңгы вакытта Страсбург мәхкәмәсенә агыла. 1998 елдан бирле алар анда барлыгы 46 мең мөрәҗәгать юллаган. Соңгы вакытта һәр бишенче шикаять Русиядән килә, шуларның күбесе – Чечнядан.

Human Rights Watch оешмасы фикеренчә, Төньяк Кавказда кылынган җинаятьләрнең җәзасыз калдырылуы анда көч куллануларның тагы да артуына, җәзасызлык халәтенә китерә.

Президент Рамзан Кадыровның каты кул сәясәтенә карамастан, Чечняда хокук активистларына, милиция хезмәткәрләренә каршы һөҗүмнәр – гадәти күренеш.

Июль аенда башкала Грозныйда танылган хокук активисты Наталья Эстимирова үтерелде. Бер ай да үтмәде, Грозныйда балаларга хәйрия ярдәме күрсәтүче вакыф оештырган Зарема Садулаева һәм аның ире Алик Җәбраилов үтерелде.

Бу ике җинаять, Мәскәүнең Страсбург карарларына күз йомуы сурәтендә, халыкара җәмәгатьчелектә шау-шу тудырды. Европа шурасының парламент мәҗлесе бу мәсьәләне үзенең утырышына чыгарды.

Әммә хокук белгече Карина Москаленко фикеренчә, мәсьәләне андый утырышка чыгаруның мәгънәсе дә юк, чөнки:

– Төп мәсьәлә бу эшләрнең ничек итеп тикшерелүендә, – ди Москаленко. – Аларның берсендә дә Русия рәсмиләренең җаваплылыгы танылмаган. Рәсмиләр гаебен танымый икән, алар карарларны да үтәми. Әгәр илләр төркемендә бер ил кагыйдәләрне үтәмәсә, бу ил белән хезмәттәшлек итү мөмкин түгел.

Хокук белгече Карина Москаленко нәрсә әйткәнен белеп сөйли. Ул күп кенә Русия ватандашларына Страсбург мәхкәмәсенә гариза язуда ярдәм күрсәткән кеше.
XS
SM
MD
LG