Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Әфган стратегиясе турында киңәшләшә


АКШ президенты Барак Обама өлкән киңәшчеләре белән АКШның Әфганстан стратегиясе, Талибанга каршы сугышка өстәмә меңнәрчә хәрби җибәрү мәсьәләсе турында сөйләшә.

Очрашуда вице-президент Дҗо Байден, дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, саклану министры Роберт Гейтс һәм берләштерелгән хәрби идарә башлыгы, адмирал Майк Мюллен дә катнаша.

Катнашучылар арасында шулай ук Әфганстандагы АКШ һәм НАТО көчләре башлыгы, генерал Стэнлей МакКристал да бар.

Күптән түгел аның, әгәр дә дистәләрчә мең өстәмә хәрби җибәрелмәсә, Әфганстандагы халыкара көчләр бер ел эчендә җиңелүгә дучар булырга мөмкин дип кисәтүе турында хәбәр ителде.

Обама бу ел башында хакимияткә килгәннән соң Әфганстандагы АКШ хәрбиләре санын инде 2 мәртәбә диярлек арттырып 62 меңгә җиткерде.
XS
SM
MD
LG