Accessibility links

Башкортлар икегә бүленде


Көнбатыш башкортлары миләттәшләренә каршы мөрәҗәгать белән чыкты.

Бөтендөнья башкортлары конгрессы башкарма комитеты башкорт яшьләре оешмаларының җитәкчеләрен яклап пикет уздыруын һәм мөрәҗәгать кабул итүен хәбәр иткән идек.

Алар башкорт яшьләре оешмалары җитәкчеләре иминлек хезмәтләре басымына дучар дип чаң кага. Көнбатыш башкортлары конгрессы исә капма-каршы эчтәлекле мөрәҗәгать белән чыкты. Анда алдагы көннәрдә үткән пикет һәм кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең барлык башкорт халкыныкы булмавы, ә хакимият башында утырган аерым төркемнеке генә икәнлеге әйтелгән.

Көнбатыш башкортлары корылтае җитәкчесе, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин сүзләренчә, аерым төркем мәнфәгатьләре өчен көрәшүне барлык башкорт халкының хокуксызлыгы өчен көрәш дип күрсәтү гаять куркыныч адым булып тора. Гатауллин булган аңлашылмаучанлык һәм каршылыклар кануннар кысасында, мәхкәмә аша хәл ителергә тиеш дип исәпли.
XS
SM
MD
LG