Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:01

Татарлар Казанны сүгә


Татар оешмаларының чираттагы утырышы үтте. Анда Казанда узачак Хәтер көненә баручылар исемлеге төзелде һәм анда чыгыш ясаячак кеше билгеләнде.

Ул - Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов. Кадерле Имаметдинов чарада Татарстан җитәкчеләрен һәм Бөтендөнья татар конгрессы рәисен пыр туздырачагын белдерде. Аның сүзләренчә, алар Башкортстан татарларын якламый. Ләкин утырышта катнашучылар аның белән риза булмауларын белдерделәр.

Алар фикеренчә, төп чыгыш шәһит китүчеләрне искә төшерү һәм шуны берникадәр бүгенге көнгә күчерү булырга тиеш. Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Айрат Гыйниятуллин сүзләренчә, чыгышта татарлар бердәм булмавы сәбәпле дәүләтсез калулары, бүген дә бердәмлеккә ирешә алмау, шул сәбәпле “йотарга мөмкин кадәрне дә йота алмый калу” турында сөйләргә кирәк. Без Казанны тәнкыйтьләргә түгел. Ә берләшү юлларын эзләргә тиеш”, дип саный Айрат Гыйниятуллин.

Җыелышта, шулай ук, Уфада үтәчәк Хәтер көненә әзерлек мәсьәләсе дә каралды.

XS
SM
MD
LG