Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:35

"Алтын мөнбәр" фестивале ачылды




Казанда “Алтын Мөнбәр” мөселман киносы фестивале ачылды. Бүген аның кысаларында төрек киносы көне уза.

Фестивальнең ачылышы елдагыча “Пирамида” күңел ачу үзәгендә оештырылды. Мәртәбәле кунаклар – төрле илләрдән танылган актерлар лимузиннарда килеп кызыл келәмнән узды.

Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин президент исеменнән фестивальдә катнашучыларны сәламләде. “Алтын Мөнбәрдәге” фильмнарны гаиләң белән карау да уңайлы. Алар тынычлык һәм татулыкны алга сөрә”, диде ул.

Мөхәммәтшин әйтүенчә, фестиваль мөселман исемен йөртсә дә, анда ислам илләреннән генә түгел, ә төрле яклардан танылган актерлар килә.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин да әлеге чара елдан-ел күбрәк тыналу алуын билгеләп узды. “Без дин әһелләре фестиваль ярдәмендә тынычлык таратуыбызга шатланабыз”, диде мөфти.


Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева әйтүенчә, әгәр элек Казанны төньяк Мәккә дип йөртсәләр, соңгы елларда аны көньяк Канны дип тә атый башладылар.

Чыннан да елдан-ел фестивальдә катнашучы илләр саны арты. Быел хәтта Польша, Чехия, Чили, Конго, Судан кинематографистлары да үз әсәрләрен тәкъдим иткән.

Гомумән, фестивальнең оештыру комитетына дөньяның 67 иленнән 400гә якын нәфис һәм документаль фильмнар кабул ителгән иде.

Бәйге программасына 36 кино керде. Аларның 13 тулы метражлы, 9 кыска метражлы нәфис фильмы, 14 документаль фильм. Бәйгедән тыш программа да быел шактый зур. Анда 8 тулы метражлы,1 кыска метражлы нәфис фильм, 17 документаль фильм күрсәтеләчәк.

Зилә Вәлиева сүзләренчә, 5 ел фестиваль дәвамында барлыгы 70 илдән 500 нәфис һәм документаль фильм күрсәтелгән.

“Алтын Мөнбәр” ачылышында милли костюмнар тәкъдим ителде, котлаулар төрле җырлы-биюле тамашалар белән үрелеп барды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG