Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:00

Сугыш ветераны журналист Подрабинекны мәхкамәгә бирә


Сугыш ветераны Виктор Семенов журналист Александр Подрабинекны “Антисоветчы буларак антисоветчыларга” исемле мәкаләсе өчен намус һәм абруйны яклау турындагы мәддә нигезендә мәхкамәгә бирде.

Ветеран Подрабинекның гафу үтенүен таләп итә.

Моңарчы Кремль яклы “Наши” яшьләр хәрәкәте дә мәхкамәгә шундый мөрәҗәгать тапшырган иде.

Моннан тыш алар прокуратурадан Подрабинекка каршы җинаять эше ачуны таләп итеп имза җыюга кереште.

Хокук яклаучылар моны журналистны эзәрлекләү дип саный.

Иҗтимагый пулат әгъзасы Марат Гельман "Наши" хәрәкәтенең “урамда ярым үле хәлгә җиткергәнче кыйнау урынына мәхкамәгә мөрәҗәгать итүе ул үзе бәхет”, диде.

Мәскәү Һелсинки хокук яклау төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева: “Миңа Александр Подрабинекның мәкаләсе ошамады. Мин аны артык кискен һәм әдәпсез дип саныйм. Әмма алга киткән җәмгыятьтә тиешле һәм кануный җавапның 2 төре була ала. Беренчедән, җавап мәкаләсе белән чыгу. Ә икенчедән, авторны мәхкамәгә бирү. Шуннан ары һәрнәрсәне мин журналистка пычрак ату дип карыйм”, диде.

XS
SM
MD
LG