Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранның атом программы Женевада тикшерелә


Халыкара җәмәгатьчелектә каршылык тудырган Иранның атом тырышлыгы мәсьәләсенә чишелеш табу өмете белән дөньяның 6 көчле иленнән килгән вәкилләр Женевада очрашты.

БМО иминлек шурасының 5 даими вәкиле: АКШ, Британия, Франция, Русия, Кытай һәм Германия Иран рәсмиләре белән Женевада очрашты. Җыенны Европаның тышкы эшләр буенча җаваплы вәкиле Һавиер Солана җитәкләде. Җыенда аңлашылмаган кайбер мәсьәләгә аңлатма кертелер дигән өмет бар.

Җыен алдыннан Иран, БМОдагы 6 ил белән Иранның уран баету яисә атом тырышлыклары турында сөйләшү нияте булмавын ачыклаган иде. АКШ һәм аңа беректәш илләр, әгәр Иран уран баетуны туктатмаса, яңа чикләүләр кертеләчәге турында кисәтә.

XS
SM
MD
LG