Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскиның сугыш ветераннары фатир ала


Нуретдин абый Тимергалиев белән Бибиҗамал апа
Нуретдин абый Тимергалиев белән Бибиҗамал апа

Омскиның кайбер Икенче дөнья сугышы ветераннарына, Русия президенты фәрманында каралган, фатир алу сертификаты бирде. Ел ахырына кадәр 310 ветеранның торак шарты яхшыртылырга тиеш.

Узган елның май аенда Русия президенты Дмитрий Медведев Икенче дөнья сугышы ветераннарының, ихтыяҗ булган очракта, торак шартларын яхшырту, яки яңа фатирлар белән тәэмин итү турындагы фәрманны имзалаган иде. Анда бу эшнең 2010 елның май аенда, ягъни Ватан сугышында җиңүнең 65 еллык бәйрәменә кадәр тулысынча тәмамланырга тиешлеге дә күрсәтелгән. Төбәкләр хәзер бу фәрманны тормышка ашыру буенча эш алып баралар.

Омскида да президент фәрманын тормышка ашыру бара. Мәгълүм булганча, Омски өлкәсеннән Икенче дөнья сугышына 300 меңгә якын кеше киткән иде. Туган якларына аларның яртысы гына әйләнеп кайтты. Әмма еллар үткән саен, ветераннар саны кими бара һәм бүгенге көндә, соңгы мәгълүматлар буенча, өлкәдә 7624 сугыш ветераны калган.

Әмма, шуны әйтергә кирәк, әлеге фәрманда сүз барлык ветераннарның да торак шартларын яхшырту турында бармый. Анда сүз яшәү шартларын яхшыртуны сорап язган гаризаларының 2005 елның 1-нче гыйнварына кадәр, ягъни яңа торак кодексы кабул ителгәнгә кадәр бирелгән булуы зарурлыгы турында бара. Андый гаризаны Омски өлкәсендә 310 ветеран биргән булган. Шулай итеп, фәрманда күрсәтелгән датага өлкәдә булган барлык ветераннарының түгел, ә гариза биргән 310 кешенең яшәү шартлары яхшыртылырга тиеш.

Тимергалиев гаиләсен яңа яшәү урынына озаталар

Бүгенге көндә Омскиның 143 сугыш ветеранына фатир сатып алу өчен сертификат инде бирелде. Сертификат алучылар арасында татарлар да бар. Аларның берсе – Ватан сугышы инвалиды, 84 яшьлек Нуретдин абый Тимергалиев шушы көннәрдә генә ул үзенең җәмәгате – Бибиҗамал апа белән Большеречье районыннан Омскига күчеп килде. Фатирны президент указы буенча каралган акчага сатып алды.

Большеречье районында хәзер 91 сугыш ветераны яши. Аларның 7-сенә бүгенге көндә фатир сатып алу өчен сертификат бирелә. Алар арасында Нуретдин абый Тимергалеев та бар. Әлеге сертификат белән Нуретдин абый шәһәрдә фатир сатып ала һәм анда барып урнаша. Дөрес, бирелгән акча тулысынча фатир алырга җитми.

“Хөкүмәттән 830 мең рубль акча бирелде, фатирның бәясе1 миллион 50 мең рубль булды. Җитмәгәнең үзебезнең җыеп килгән акчабыздан түләдек. 230 мең рубль өстәргә туры килде. Язган булса, социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә безгә, документларыгызны китерегез, бу сумманың берникадәр өлеше кайтарырга тырышырбыз, диделәр” ди Нуретдин абый.


Нуретдин абыйның җәмәгате – Бибиҗамал апа да инде өлкән яшьтә, 79 яшен тутырып килә. Ул, әлбәттә, озак еллар яшәгән авылын, анда калган туганнарын сагына, әмма шәһәр тормышына да ияләнергә тырыша.

“Күземне йомсам, барлык туганнарым күз алдына килеп баса. Бик дус, тату яшәдек авыл халкы белән. Сагынам, әлбәттә. Әмма биредә минем балаларым, оныкларым. Алар белән очрашып торам, шулар белән юанам. Сагынам дип, җылап утырырга вакыт юк. Бабай белән бергә булгач, күңелем күтәренке, аллага шөкер”, ди Бибиҗамал апа.

Менә шулай, сугыш бетеп, 65 елга якын вакыт узганнан соң, яңа фатирлар белән сөендерделәр кайбер Ватан сугыш ветераннарын. Калган ветераннарның яшәү шартларын яхшыртырга кирәк түгел дип, әйтеп булмый. Киләчәктә дә мондый гамәл дәвам итәрме, исән чакларында барлык ветераннарның да яшәү шартлары яхшыртылырмы, әлегә әйтүе кыен.
XS
SM
MD
LG