Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:55

Европа шурасының парламент мәҗлесе Русияне бу оешмада тавыш бирү хокукыннан әлегә мәхрүм итмәскә карар итте. Мондый тәкъдимне Грузия ягы күтәреп чыккан иде.

Мәскәү бу карарны куанып каршы алды. Русиянең Страсбургтагы төркем башлыгы Константин Косачев аны “аек акыл җиңүе” дип атады. Грузия ягының сугышны монда күчерү нияте барып чыкмады, диде ул.

Европа шурасының парламент мәҗлесе утырышларында Русияне тавыш бирү хокукыннан мәхрүм итү тәкъдимен Грузия ягы күтәреп чыккан иде.

Тифлис Русияне бу оешманың берничә карарын бозуда гаепләде. Мисал өчен, узган елның октябрендә мәҗлес Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеген тану карарын күздән кичерергә чакырган иде. Мәскәү моны эшләмәде.

Грузиянең бу тәкъдименә 20-дән артык илне вәкиллек иткән 72 депутат кушылды. Тавышыннан мәхрүм ителгән очракта Русия бу оешмадан гомумән чыгу белән кисәтте.

Тавыш бирүгә бер көн кала парламент мәҗлесенең мониторинг комиссиясе депутатларга Русиягә "аяк чалмаска" киңәш иткәне ачыкланды.

Атнакич көнне 88 депутат Русияне хуплап тавыш биргән, ни бары 35-е каршы. Ягъни, тәкъдимне башта күтәреп чыккан 72 депутатның күбесе фикерен үзгәрткән дигән сүз.

Берүк вакытта, мәҗлес Абхазия һәм Көньяк Осетиядәге вазгыятькә борчылу белдерде. Европа Берлеге күзәтүчеләре төбәккә кертелмәгән өчен Русия, Абхазия һәм Көньяк Осетия рәсмиләре исеменә кискен тәнкыйть әйтелде.


Бер хисап – ике хакыйкать

Чәршәмбе Брюссельдә Русия белән Грузия арасында узган ел купкан хәрби низагны тикшерүче халыкара комиссиянең хисабы бәян ителде.

Европа Шурасы химаясендә әзерләнгән бу хисапта “хәрби гамәлләрне беренче булып Грузия ягы башлаган, әммә аны моңа Русиянең гамәлләре этәргән” дигән нәтиҗә ясала.

Хисапта әйтелгәнчә, Грузия көчләренең Көньяк Осетиядәге Русия хәрбиләренә һөҗүм итүенә Русиянең беренче җавабы әле акланган булса, аның киләсе гамәлләре чамадан чыккан.

Хисапны әзерләүдә барлыгы 30-лап хәрби белгеч, тарихчы, хокукчылар катнашкан – Русия, Грузия, Европа Берлеге, Берләшкән Милләтләр вәкилләре.

Шушы комиссия, былтыргы низаг вакытында һәм Грузия, һәм Русия, һәм Көньяк Осетия хәрбиләре – барысы да халыкара кануннарны бозган, дигән нәтиҗәгә килгән.

Шуңа карамастан, хәзер һәр тараф бу хисапны үз файдасына борып күрсәтергә тырыша. Русия ягы: күрдегезме, хисапта сугышны Грузия башлаган, дип әйтелгән, ди.

Грузия ягы: нәтиҗәгә карагыз – Грузиянең бер өлеше Русия тарафыннан басып алынган, киресенчә түгел. Халыкара күзәтүчеләрне төбәккә Русия кертми, Грузия түгел, дигән җавап кайтара.

Комиссия башлыгы Һайди Тальявини сүзләренчә, бу хисапта бары тик объектив фактлар китерелгән, анда башка бернәрсә дә юк. Шул ук вакытта, аңа “соңгы хакыйкать” дип карарга кирәкми. Ихтимал, анда керми калган, безгә билгесез мәгълүматлар да бардыр, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG