Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:19

Сембердә “Ризасызлар” дип атаучы төркемнәрнең пикеты узды


Элегрәк андый чаралар Гончаров урамындагы скверда оештырыла иде. Бу юлы Ленин урамында - “Бердәм Русия” фиркасенең штабы бинасы янында.

Пикетта катнашучы төркемнәрнең карашлары төрлечәрәк булса да, шигарьләре бер үк юнәлешле иде. “Кайда соң ул – кайнар су?”, “Таслар – Путинга юынырга!”, “Хөкүмәтне куып таратырга!” һәм башкалар.

Ниционал-большевикларның шигарьләрен тотып торучы мөлаем гына кыз “Сезнең карашларыгыз Касьянов фиркасенеке белән тәңгәл килми бит. Нилектән бер үк рәттә басып торасыз?”, дигән сорауга менә нинди җавап бирде.

Алар безнең кебек үк сәяси эзәрлекләүләргә каршы. Екатеринбурда безнең хокук яклаучыбыз Алексей Никифоровны бер дә юкка төрмәгә утырттылар. “Хватит Путину” дигән транспарант өчен генә. Шунлыктан без нәкъ шул мәгънәле шигарь белән чыктык та. Ә утыртсалар… безгә барыбер!”, диде ул.

Касьянов оешмасы РНДСның җирле лидеры Игорь Топорков төрле карашлы фиркаләрнең бергә хәрәкәт итүен шулайрак ук аңлатты: “Гап-гади элементар хокукларга каршы һөҗүм шартларында барча ризасызлар да бергә булырга тиешләр. Әйтик, үз вакытында – Франциядәге кебек. Блюмның либералларыннан алып – Торезның коммунистларына кадәр. Хәтта анархистлар белән дә бергә булып. Нәкъ шуның аркасында Фрациядә фашистлар хакимияткә килә алмадылар бит”.

“Системный кризисмы? Димәк, системаны алыштырырга!” дигән шигарь тотып торучы Мөнир Насыйров үзенең пикетта катнашуын менә ничек нигезләде: “Монда кара флаг та, сары флаг та бар. Мин үзем бернинди фиркадә тормасам да, аларның фикерләрен якларга чыктым. Чынлап та, бүгенге заманада башбаштаклык хөкем сөрә. Уйлый торган кешеләр бергә булырга тиешләр. Шунлыктан, мин дә алар белән бер рәткә бастым. Аларның карашларын якларга”.

XS
SM
MD
LG