Accessibility links

Кайнар хәбәр

Суматрада зилзилә корбаннары 700-дән ашты


Индонезиянең көчле җир тетрәүгә дучар булган Суматра утравында эзләү-коткару эшләре дәвам итә.

Хәрабәләр астында әле 3 меңләп кеше бар дип санала. Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, 715 кешенең үлеме инде расланган.

Җомга көнне Индонезия ярдам сорап халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итте.

Хәрабәләр астында калганнарны эзләү өчен беренче чиратта заманча җиһазлар кирәк.

Бу атнада Суматрада 2 җир тетрәү булды. Чәршәмбе көнге зилзилә көче 7.6 дәрәҗәгә җитте.
XS
SM
MD
LG