Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:06

2009 елның 30 августында, республика көне бәйрәмендә президент Миңтимер Шәймиев тагын бер мөддәткә калмаячагын әйтте. Бу ни белән бәйле?

Казанда “Звезда Поволжья” газетасын чыгаручы, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов, басмасының чираттагы санында шул мәсьәләне куерта. Белгеч кузгаткан төп сорау – ни өчен Шәймиев тәхеттән баш тарта?

Беренчедән, президент урыны өчен Мәскәү артык күп нәрсә сорарга мөмкин, ди Әхмәтов. Мәсәлән республикада президент урынын бетерү, яисә суверенитетны алу. Шәймиев республика көне бәйрәмендә, “Татарстанның барлык ирешелгән уңышлары суверенитет аркасында гына булды”, ди.

Әхмәтов фикеренчә, бу сүзләр хак, әмма Мәскәү бу турыда искә алырга яратмый.

2012 елда Русиядә президент сайлавы булачак. Әлеге чаралар узганчы, Медведев тә, Путин да төбәк җитәкчеләре белән араны салкынайтмаячак. Чөнки икесе дә төбәктә күбрәк тавыш җыю ягын кайгырта.

Шәймиев исә, 2012 елдан соң араларның суына алу мөмкинлеген аңлый, шуңа да хәзер, сүзе үткән вакытта, Татарстанга үзе теләгән кешене президент итеп калдырырга тели, ди Әхмәтов “Похолодание” язмасында.

Бу кеше кем була ала? Әлеге дә баягы таныш исемнәр. Әхмәтов сүзләренчә, инде алдан ук Шәймиев тарафыннан президентлыкка Илшат Фәрдиев һәм Әсгать Сәфәров тәкъдим ителгән. Әмма алар Мәскәү тарафыннан кире кагылган, диелә. Шулай ук Казан башлыгы Илсур Метшин, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, Русиянең Ислам конференциясе оешмасындагы илчесе Камил Исхаков һәм Газпромдагы дәүләт вәкиле Фәрит Газизуллин да Татарстан президенты булырга мөмкин, ди Әхмәтов.

Үз язмасында журналист “Форбс” журналында ТАИФ турында язылган мәкаләгә дә игътибар итә. Аны ул Шәймиевкә оппозициядәгеләрнең, президент улы Радик Шәймиевка каршы язылган язма, ди. Чөнки ул, әтисенең дәвамчысы була ала.

Миңтимер Шәймиев еш кына улына аны үз урынына калдыру теләген әйткән. Әмма Радик үзенең сәясәткә түгел, ә бизнеска якынрак булуын әйтеп баш тартып килгән. Ләкин республикада җитәкчелек алмашса, ТАИФка көн бетә. Шуңа да Шәймиевләр, хакимиятне үз кулларында калдырырга кирәклеген аңлый, ди Әхмәтов.

Язмада Миңтимер Шәймиев һәм Владимир Путин мөнәсәбәтләре турында да сүз бар. Әхмәтов соңгы вакытта аларның аралары якынаюы турында әйтә. Путинның “Универсиада” үткәрер өчен Казанга өстәмә 4 миллиард сум бирүе үзе күп нәрсә турында әйтә, ди ул.

2012 елда күп кенә төбәкләр, шул исәптән Татарстан да, Владимир Путинны кабаттан Русия президенты итеп сайласа, Шәймиевнең Путиннан үзе теләгән кешене президент итеп куярга сорарга мөмкинлеге булачак. Бу әлбәттә Шәймиевка иң якын кеше, аның улы булырга мөмкин.

Әмма Радик Шәймиев республика президенты булса да, ил җитәкчелеге беренче чиратта Миңтимер Шәймиев белән киңәшләшәчәк. Кече Шәймиевнең тәхеткә килүеннән халыкка файдамы, зыянмы дигәндә, Әхмәтов файда, ди. Чөнки болай булганда республикада, хәзерге вакыттагы кебек бәйсезлеккә омтылу калачак, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG