Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшкуарлар яклау таләп итә


Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә эшкуарларга бәйле чираттагы җәнҗал. Андагы эшкуарлар хакимият басымына зарланып киңәшмә үткәрде.

Әлеге җыелышка этәргечне шәһәрдәге эшкуарларга даими басым гына түгел, ә соңгы гаугалы хәлләр дә биргән. Мәләвездәге билгеле эшкуар һәм Русиянең “Опора России”-Россия терәге” иҗтимагый оешмасы вәкиле Светлана Хәлфинаның төзелеп килгән шәхси йортына билгесез кешеләр ут төрткән. Моны Светлана ханым үч алу рәвешендә эшләнгән хөсетлек дип исәпли.

Эш нәрсәдә соң? Баксаң, Светлана ханым кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләрен яклаучы “Россия терәге” оешмасы вәкиле буларак, Мәләвездәге генә түгел, ә башка шәһәрләрдәге эшкуарларны кысулар хакында да Башкортстан прокуратурасы җитәкчелегенә мөрәҗәгатьләр әзерләп җибәргән икән. Шуннан прокуратура вәкилләре урыннарга барып тиешле тикшерүләр оештырган. “Һәм бөтен бәлаләр шуннан соң башланды да инде, - ди Светлана Хәлфина. – Миңа карата телефоннан шалтыратып куркыту-кисәтүләр башланды. Ә берничә көн элек минем төзелүче йортыма төнлә ут төрттеләр”.

“Россия терәге” оешмасы рәисе урынбасары Рамил Ишсарин, бу гамәлне тикшерү өчен, хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать иткәнлекләрен белдерде. Шул ук вакытта Мәләвез шәһәре хакимияте ашыгыч рәвештә кайбер эшкуарларны җыеп киңәшмә үткәрә һәм анда Светлана Хәлфинаны “Россия терәге” оешмасы рәисе вазыйфасыннан алуны оештыра. Гәрчә, ул җыелышта “Россия терәге” оешмасының бер генә әгъзасы да катнашмаса да.

“Россия терәге” вәкилләре моны хакимиятләрнең үз эшләренә тупас тыкшынуы дип бәяләп белдерү кабул иткән. Әлеге тарткалаш югары ноктасына җиткәч, хәзер бу хәлне Дәүләт Думасы депутаты Марсель Йосыпов һәм башка югары җитәкчеләр тикшерә башлаган.

Мәләвез шәһәре эшкуарларын республиканың башка шәһәрләре кече бизнес вәкилләре дә яклап чыккан. Алар да үзләрендә хакимиятләр тарафыннан басым булуга зарлана. “Хакимиятләр һаман да элеккечә эшли, аларга бөтен кеше дә, шул исәптән эшкуарлар да буйсынып яшәргә тиеш, дип исәпли”, - дигән фикерен белдерә Башкортстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре.
XS
SM
MD
LG