Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:39

Саулык – зур байлык


Башкортстанда сәламәтлек саклау республика күчмә шурасы үтте. Аның кысаларында өч районда һәм бер шәһәрдә яңа дәваханәләр ачылды.

Бишенче ел рәттән оештырылучы бу чара быел Бишбүләк, Стәрлебаш һәм Миякә районнарында, шулай ук Мәләвез шәһәрендә үтте. Киңәшмәдә республиканың югары җитәкчеләре дә катнашты. Республиканың барлык районнары хакимиятләре башлыклары, аларның дәваханәләре баш табиблары, республика Саулык саклау министрлыгы җаваплы җитәкчеләре дә бу утырышта катнашты һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, башкаларның алдынгы эш ысулларын өйрәнде.

Киңәшмә барышында Стәрлебаш, Миякә, Бишбүләк районнарында өр-яңа заманча дәваханәләр баиналары файдалануга тапшырылды. Ә Мәләвез шәһәрендәге дәваханәнә биналары баштанаяк дигәндәй яңартып корылды, төзекләндерелде. Дәваханәләргә шулай ук заманча дәвалау, савыктыру корылмалары, җиһазлары тапшырылды.

Җәмгысе шушы дүрт төбәккә үз дәваханәләрен тәртипкә китерү яңарту өчен 500 миллион сумнан артык акча бүленгән иде. Республика саулык саклау министры Андрей Евсюков әйтүенчә, ул акчалар артыгы белән үзләштерелеп беткән. Районнар казнасыннан да өстәмә ярдәм күрсәтелүе, эшне аткарып чыгуга булышлык итте, дип белдерә табиблар.

Моңа кадәр саулык саклау мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәләре гел башкорт районнарында гына үткәрелә иде. Киләсе елда бу утырышны үткәрү урыны дип республиканың татарлар яшәгән көнбатыш районнары тәгаенләнде. Димәк аларда да яңа дәваханәләр төзеләчәк, заманча корылмалар тапшырылачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG