Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:55

1 октябрьдә Татарстанның Кукмара районы Тарлау авылына бер төркем ОМОН хезмәткәрләре килеп төште. Бу күренештән авыл халкы сәерсенеп кала, кунакларның исә ниятләре изге була.

Гыйльмулла Галимулла улы Галимуллин 1912 елның 22 мартында Кукмара районы Тарлау авылында туа һәм бүгенге көндә дә әлеге җирлектә улының гаиләсе белән яхшы гына яши бирә. Бер гасырга якын гомер иткән бабай янына 1 октябрьдә Казаннан ОМОН хезмәткәрләре кунакка килде. Тәртип сакчылары үзләре белән “Азатлык” хәбәрчесен дә алдылар.

97 яшьлек бабайның янына бару һәм аңа бүләк бирү гамәлен алар өлкәннәр көне уңаеннан изге эш башкарасыбыз килде дип аңлаттылар. Аралаша торгач шунсы да ачыкланды, Гыйльмулла бабайның оныгы Алмаз Казанның ОМОН бүлегендә эшли икән. Тәртип сакчылары өлкәннәр көне җитәрәк, хезмәттәшләре арасында сугышта катнашкан, өлкән яшьтә булган абзыйларны барлыйлар. Алмазның Кукмарада торучы бабасы иң өлкәне булып чыга.



Гыйльмулла бабай бүгенге көндә үз аягында булса да, бик начар ишетә. Шуңа да карамастан, без аның белән аралашып алырга булдык. Башта аңлаша алмый тордык. Аннан оныклары ярдәмгә килде һәм без бабай белән элемтәне бераз жайлый алдык.

Гыйльмулла бабай сеңлесе белән әтисез үсә, ата кеше сугышта үлә. Үзе дә берничә бәрелештә була, әйтүе буенча, Фин һәм 1941 елгы Русия-Германия сугышында катнаша. Соңгысында ахыргы көннәргә кадәр сугыша, утлы корал гаскәрендә тир түгә, берничә тапкыр яралана, яра эзләре әле дә саклана.

Кукмарага кайтып тыныч тормышка күчкәч тракторчы булып эшли, 8 бала тәрбияләп үстерә. Аларның дүртесе инде җир куенына керергә өлгерә. Тормыш иптәше моннан 17 ел элек теге дөньяга китә. Яшьлек елларын авырлык

белән искә ала, хәзерге яшьләр гөл чүлмәгендә үскән кебек, рәхәттә үсәләр, бабайларының нинди кыенлыклар аша үткәнен белсә икән алар, ди.

Без шулай ук килене Рәмзия Галимуллина белән әңгәмә корып, бабай хакында бераз сорашырга булдык.

“Аның белән 37 ел бер йортта торабыз инде. Әби белән 20 ел бергә яшәдек. Бабай нәрсә пешерсәң шуны ашый, иртән мандарин ашарга ярата. Ул яшь вакытыннан бик тырыш кеше була, бер дә тик тотмады, мал-туар, каралты-кураны тәртиптә тотты. Хәзер инде урамнарга бик чыгып йөри алмый, телевизор карый, газет укый. Үзенә тиешле социаль ярдәмнәрне дә газет аша укып белеп безгә әйтә. Менә соңгы көннәрдә генә әле хәле бераз начарайды”, диде Рәмзия Галимуллина.

Өйдәгеләр белән сөйләшкәч, ОМОНчылар бабайга бүләкләрен тапшыргач, чәй табынына дәштеләр. Гыйльмулла бабай табын түренә утырды, ул әле барыбер бөтен хәрәкәтләрен үзе эшли, кеше булышканны яратмый икән. Оныгы Алмаз аның янәшәсендә булды, бабай ул әйткән өч җөмләнең берсен генә ишетеп җавап биреп барды. Иң мөһиме табындагыларга “ашап-эчеп утырыгыз” дип әйтеп торды һәм бик тәмләп сөтле чәй эчте. Кунакларны озатырга урамга чыга алмады, таягына тотынып бераз моңсу, бераз гаҗәпләнгән рәвешкә кереп өйдә калды.

XS
SM
MD
LG