Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдагы беренче хәтер көне


1990 елгы хәтер көне
1990 елгы хәтер көне

1989 елның 15 октябрендә Казанда һәм Чаллыда беренче Хәтер көннәре уздырыла. Әлеге тәүге чаралар беркадәр онытыла да башлаган. Чынбарлыкта алар ничек булган?

Чаллыдагы беренче Хәтер көнен уздыруны ачыклау шактый кыен эш булды. Югыйсә, әлеге беренче чарадан бары тик 20 ел вакыт узган. Бу хакта беренче мәгълүмат ул чорлардагы “Таң йолдызы” газетында булырга тиеш иде. Ләкин газетның 40 еллык төпләмәләре арасында 1989 елгысы юк иде. Чаллы татарларының беренче Хәтер көнен уздырган елныкы. Чаллы үзәк китапханәсендә дә, Чаллы архивында да 1989 елгы “Таң йолдызы”н (элекке “Кама таңнары”н) табып булмады. Ни өчен дигәндә, ул чорда бары шушы газет кына татар проблемаларын татарча яктырта иде.

Беренче Хәтер көне хакында аны оештыручылар, анда катнашучылар беркадәр мәгълүмат бирделәр. Милли хәрәкәт активисты Мөнир Ситдыйковта Хәтер көнендә ясалган чыгышның нөсхәсе саклануы да билгеле булды. Ул вакытларда партия эшен ташлап, милли көрәш юлына баскан Фаик Таҗиев та Хәтер көнендә катнаша. Ул чакларны искә алып:

“Чаллыда беренче Хәтер көне урым җыены рәвешендә, төзелеп килгән “Тәүбә” мәчете янында, 1989 елның 15 октябрендә узды. Анда Габбас Шамгунов зур чыгыш ясады. Катнашучылар саны 90-100 тирәсе булгандыр. Араларында шымчылар да, партработниклар да бар иде. Курку хисе беркадәр булды. Әйткәнемчә, ул чакта шымчылык зур иде. Вәзгыять бүгенге шикелле үк катлаулы, “донос”лы иде”, ди.

“Ким Сафиуллин ясаган Сөембикә рәсемен яңа шәһәрдән Хәтер көненә күтәреп бардым. Биредә Габбас Шәмгунов авызыннан бик көчле сүзләр ишеттем. Шуларның берсе – “урыс тарафыннан татарга карата геноцид кылынуы хакында иде. Дөрес, куркытулар булды, яшьлек белән моңа игътибар итмәдем. Әлбәттә, хәтер көненең иң көчлесе Чаллыда 1990 елда узды”, дип искә алды Мөнир Ситдыйков.
Хәтер көнендә күтәрелгән Сөембикә рәсеме

1989 елның 15 октябрь, Хәтер көнендә Габбас Шәмгунов ясаган чыгышта мондый сүзләр дә бар:

“Бүгенге көнгәчә яшәп килүче империалистик сәясәтне урыс бик күптән, 1552 елда, Казан ханлыгын ерткычларча басып алудан башлаган иде. Аннан соң алга таба да бик күп халыкларны ул канлы канаты белән сыдырып узды. Инде заманалар үзгәрде. Хәтта Мәскәү булып Мәскәү дә милли мәсьәләләрдә ниндидер үзгәрешләр кертергә кирәклеген аңлый башлады. Тик империя сәясәтеннән һаман да тулысынча баш тартырга уйлаган юк. Колониаль политика, руслаштыру кичәгегә караганда да хәйләкәр юллар белән дәвам итә.

Ул гына да түгел, үз илен ачлык-ялангачлык тырнагына ташлап, республикаларга килеп тулган рус халкыннан, әлеге басып алучы агрессив халыктан да киләчәктә без әле рөхсәт сорарга тиеш булабыз, дөресрәге – бүген инде менә сорыйбыз. Татарстанга союздаш республика статусы бирелүгә каршы килмәгез инде. Татар телен үз илебездә дәүләт теле итик инде, рөхсәт ит, Иван дәдәй, дип баш иябез; балаларыбызны үз телебездә укытырга ярдәм ит инде, Мария Ивановна, дип; шовинизмның форпостына әверелгән рус мәктәбенә, татарның телен түгел, исемен дә җаны-тәне белән сөймәүче килмешәк марҗага барып ялварабыз.

Тик берәү дә ишетми безне. Татарны әлегә берәү дә кешегә санамый. Рус-совет империясенә әверелгән система, элеккеге гасырларда ничек милли изүгә корылган булса, бүген дә ул шулай булып кала бирә. Менә шундый шартларда без милләтебезнең иң кайгылы көнен билгеләп үтәбез”, диелгән Габбас Шәмгунов ясаган чыгышта.

Күргәнебезчә, моннан 20 ел элек әйтелгән сүзләрне милли хәрәкәт вәкилләре бүген дә күтәрәләр. Ләкин зур саклык хисләре белән.
XS
SM
MD
LG