Accessibility links

Кайнар хәбәр

3 ел элек тотык итеп алынган Израил хәрбие исән


Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу Газзәдәге фәлестин сугышчылары 3 ел элек тотык итеп алган Израил хәрбие Гилад Шалитның исән-сау булуын күрсәтүче видеоны караганнан соң канәгатьлек белдерде.

Хамәс фәлестин сугышчан төркеме Израил тәкъдиме белән 19 фәлестинле хатын-кызны төрмәдән чыгаруга алмашка җомга иртән ул видеоны Израилгә тапшырды.

Тоткыннарның берсе өенә төрмәдә тапкан 20 айлык улы белән кайтты.

Нетаньяһу сүзчесе 2006 елның җәендә чик аша рейд вакытында тотык итеп алынган Шалидны азат итү өчен вакыт кирәк булачак диде.
XS
SM
MD
LG