Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта эшсезлек дәрәҗәсе 9.8 процентка җитте


Кушма Штатларда эшсезлек дәрәҗәсе 9.8 процентка җитте. Бу соңгы 26 елдагы иң югары сан.

Хезмәт министрлыгы әйтүенчә, сентябрь аенда илдә эш урыннары 263 меңгә кимегән.

Август аенда 201 мең эш урыны ябылган иде.

Кушма Штатларда 2007 елда икътисадның төшенкелеккә керүе белән илдә эш урыннарын югалтканнар саны 7.2 миллионга җитте.
XS
SM
MD
LG