Accessibility links

Кайнар хәбәр

2016 елгы Олимпия уенннары Рио-де-Жанейрода үтә


2016 елгы җәйге Олимпия уеннары Бразилия шәһәре Рио-де-Жанейрода үтәчәк. Бразилия халкы шимбә иртәсен бәйрәм белән башлады.

Дания башкаласы Копенһагенда Халыкара Олимпия комитетында икенче тавыш бирүдән соң 2016 елгы Олимпия уеннарының Рио-де-Жанейрода үтәчәге игълан ителде.

Тавыш бирүнең беренче өлешеннән соң Олимпия уеннарын үткәрүгә 2 намзәт булып Рио-де-Жанейро белән Испания башкаласы Мадрид калган иде.

Олимпия комитеты шулай ук намзәт шәһәр буларак тәкъдим ителгән АКШ шәһәре Чикаго белән Япония башкаласы Токионы беренче тавыш бирүдә кире какты.

Олимпия урыны итеп үзенең туган шәһәре Чикагоны сайларга үгетләү өчен Копенһагендагы Олимпия комитеты корылтаена АКШ президенты Барак Обама җәмәгате Мишель Обама белән килде һәм алар бергәләп чыгыш ясады.

Барак Обама
Обама “Мин сезне Чикагоны сайларга өндим. Мин сезне Американы сайларга өндим. Һәм әгәр дә сез шулай сайласагыз, без бу юлдан бергәләп китсәк, ул чакта мин сезгә Чикаго шәһәренең һәм Америка Кушма Штатларының бар дөньяга лаеклы эш күрсәтәчәген вәгъдә итәм”, - диде.

Әмма бу ярдам итә алмады. Шунысын әйтергә кирәк, моңарчы АКШ президетларының беркайчан да Халыкара Олимпия комитенда уеннарны Кушма Штатларда үткәрергә чакырып чыгыш ясаганы юк иде.

Кайбер күзәтүчеләр Обаманың чыгышы алдыннан ул үзенең президентлык абруен Чикаго белән артык нык бәйләп ялгыша, Чикаго кире кагылган очракта Обама Кушма Штатларда тәнкыйтькә дучар булачак дип кисәткән иде.

Төшеп калган икенче шәһәр Токионы Япония премьер-министры Юкио Һатояма Токионы тәкъдим итте. Бразилия президенты Луис Инасио Лула да Силва ярышларны Рио-де-Жанейрода үткәрергә чакырганда Олимпия уеннарының эле беркайчан да Көньяк Америкада үткәне булмавын искә төшереп “тигезсезлекне” бетерергә кирәк диде. Күрәсең Олимпия комитеты тавыш биргәндә бу дәлилне дә исәпкә алган.

Мадритка чакырырга исә Испания патшасы Һуан Карлос белән премьер-министр Һосе Луис Родригуес Запатеро икәүләшеп килде.

Күзәтүчеләр алдан ук 2012 елгы җәйге Олимпия уеннары Лондонда үткәннән соң киләсе уеннарның тагын Европа шәһәрендә үтү мөмкинлеге бик зур түгел дип әйткән иде.

Күп кенә югары җитәкчеләр җыелу сәбәпле Дания хакимияте илдә каты иминлек чаралары күрә. Данияне Швеция белән тоташтыручы күпер ябылды. Комитет утырышы барган бинаны полиция чолгап алган.

Табигатьне яклаучы Гринпис оешмсының Обама үткән юлда протест чарасы уздырырга маташкан 43 тарафдарының тоткарлануы мәгълум булды.
XS
SM
MD
LG