Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Индонезиядә 4 мең кеше биналар асытында


3 көн элек Индонезиянең Суматра утравын тетрәндергән зилзиләдән зыян күргән кешеләргә ярдәм таратуны идарә итү өчен җибәрелгән БМО вәкилләре, җимерелгән биналар астында 3-4 мең кеше булуы турында фараз белдерә.

БМО һуманитар ярдәмнәр идарәсен караган Әл Мустафа Бенламлиһ, җимерелгән өйләр астында 3-4 мең кеше була алачагы турында кисәтте. Гадәттә зилзиләдән соң диварлар астында калган бер кешенең яшәү мөмкинчелеге күп дигәндә 5-6 көн була ала.

Шул уңайдан җир тетрәвеннән иң күп зыян күргән Пендаңда, җирле һәм халыкара коткару төркемнәре биналар астында калган кешеләрне коткару эшләрен арттырды.

7.6 зурлыкта булган зилзиләдә, рәсми мәгълүматларга караганда якынча 715 кеше һәлак булды. БМО үлгәннәр санының 1.100 кешегә арта алачагы турында кисәтте. Афәттә яраланган 2 мең 400 кеше хастаханәләргә озатылган иде.
XS
SM
MD
LG