Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:45

Барадәи Иранга бара


Халыкара Атом энергия идарәсе башлыгы Мөхәммәт әл Барадәи Иранга бара.

Барадаи Иранга, илдәге яңа уран баету корылмасын тикшерү өчен җибәреләчәк төркемнең илгә керү тарихын билгеләү максаты белән бара. билгеле булганча Иран күптән түгел Бушәрдән тыш илдә икенче бер уран баету үзәге булуы турында белдергән иде.
Иран шулай ук узган атна Женевада узган атом сөйләшүләрендә, халыкара атом тырышлыкларын тикшерү һәятенең Кумдагы атом корылмасын тикшерүенә рөхсәт итәчәген белдерде.

АКШ һәм аңа беректәш илләр, Иранның атом тырышлыкларын корал җитештерү максатында кулланачагын алга сөрә.

Иран исә атом тырышлыкларын бара тик тыныч максатларда гына кулланылачагы әйтә.

XS
SM
MD
LG