Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:22

Һиндстандагы ташкында 200дән артык кеше үлде


Һиндстанда булган су ташулардан 200дән артык кешенең үлүе хәбәр ителә. Рәсмиләр, 5 көн буе дәвам иткән көчле яңгыр сәбәпле
750 меңнән артык кешенең өйсез калуын белдерә. Көчле яңгырлар сәбәпле кайбер авылларга барып булмый. Өйләрен югалткан кешеләр өчен салынган чатырлыкта, чиста су таба алмаган өчен чир таралу куркынычы югары булуы белдерелә.

Андра Пракәш һәм Карнатака вилaятләрнең зур өлеше су астында калган. Юллар бозылу сәбәпле бару мөмкин булмаган авылларга су һәм ашамлык ярдәме боралаклары аша гына җиткерелә.

Рәсми мәгълүматларга караганда су ташулардан иң зур зыян күргән вилаят Карнатака, анда 160ка якын кеше үлгән. Шулай ук 300 меңнән артык кешенең өе сулар астында калган. Афәттә зыян күрүчеләр өчен 100дән артык лагерь салынган.

XS
SM
MD
LG