Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирландия Лиссабон килешүен яклады, хәзер күзләр Чехиядә


Ирландиядә кичә узган референдум сайлавында халыкның 67 % берлек эчендә реформа кылырга мөмкинлек бирәчәк килешүне яклады.

Әлеге вазгыять берлек илләрендә зур сөенеч белән каршы алынды. Ләкин бу адым гына Лиссабон килешүенең язмышын хәл итми. Чөнки Чехия һәм Польша әле килешүне расламады. Шул сәбәпле хәзер игътибар Ирландиядән соң чех һәм поляк сәясәтчеләргә юнәлде.

Польша президенты Лех Качински, Ирландия халкы килешүне яклаган очракта, килешүне имзалыячагын әйткән иде. Европа шурасы башлыгы Бороссо, Чех президенты Вацлау Клаусның да килешүгә каршы килмәс дигән карашта.
XS
SM
MD
LG