Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ башкортлар алдында чигенде


Башкорт яшьләренең хәрби-патриотик лагеры
Башкорт яшьләренең хәрби-патриотик лагеры

Башкорт яшьләре Уфадагы ФСБ бинасы янында үз лидерларын ФСБ тарафыннан эзәрлекләүгә каршы пикет үткәргәннән соң, бу хезмәтнең башлыгы генерал Виктор Палагин башкорт оешмалары җитәкчеләре белән очрашып үз кешеләренең хатасын таныды.

29 сентябрьдә Уфада, республика прокуратурасы һәм ФСБ идарәлеге урнашкан бина янында Бөтендөнья башкортлары корылтае, Башкорт яшьләре иттифагы, “Мирас” мөселман хәрәкәте башкорт милли оешмалары җитәкчеләрен махсус органнар тарафыннан эзәрлекләүгә каршы пикет оештырды.

Пикетка баскан туксанлап башкорт студентлары кулында “ФСБ – Башкорт яшьләре иттифагыннан кулыңны ал!”, “ФСБ – башкорт яшьләрен экстремизмга этәрмәгез!”, Бер башкортны сорау алуга чакырсагыз – бөтенесе белән эш итәргә туры киләчәк!”, “Без - меңнәр! Барыбызны да утырта алмассыз!”, “Уфагуб экстремистлары җавапка тарттырырга!” дигән һ.б. плакатлар бар иде.

Әлеге пикет алдыннан 24 сентябрьдә үткәргән һәм Башкортстанның дәүләт телевидениесы аша күрсәтелгән матбугат конференцияләрендә башкорт оешмалары җитәкчеләре соңгы вакытларда үзләренә ФСБ вәкилләре каныга башладылар дип белдерделәр. Алар раславынча, Уфада башкорт яшьләре сабантуе, Сибайда башкорт яшьләренең хәрби-патриотик лагеры, Бөрҗәндә башкорт яшьләре көннәре үткәрелгәннән соң ФСБ хезмәткәрләре башкорт лидерларын сорау алуга чакыра башлаганнар, оешмаларының офисларында тентүләр үткәргәннәр. Матбугат конференциясендә ФСБның мондый гамәлләре “башкорт милли оешмалары җитәкчеләрен махсус органнар тарафыннан эзәрлекләү” дип бәһаланды.

Башкортстан хөкүмәте карамагындагы Башинформ агентлыгы хәбәр итүенчә, 29 сентябрьдәге пикеттан соң бер көн үткәч тә Башкортстандагы ФСБ башлыгы башкортларның соравы буенча Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев, Башкорт яшьләре иттифагы башлыгы Фәүзил Маликов һәм тагын берничә башкорт эшмәкәре белән очрашкан.

Ике сәгать буена барган бу очрашу вакытында Виктор Палагин (әгәр Башинформ агентлыгы хата җибәрмәсә) ФСБ хезмәткәрләренең башкортларга карата аерым гамәлләренең начар (неквалифицированно) башкарылуын таныган. Иң кызыгы, дигәндәй, ФСБ генералы башкорт милли оешмаларының эшчәнлеге яшьләрне экстремизмга җәлеп итми генә түгел, ә аңа каршы тора дип белдергән булып чыга.

Башкорт яшьләренең хәрби-патриотик лагеры

Әгәр инде болар чынбарлыкка туры килсә, табигый рәвештә сорау туа: ни сәбәпле иминлек хезмәте башлыгы башкортларның хәрби лагерьларда күнегүләр үткәрелүендә, телеүзәкне басып кереп эфирга чыгуларында, Русия байрагын хөкүмәт бинасы өстеннән алып ташлауларында, федераль хакимияткә каршы риторикаларында бернинди дә экстремизм күрми. Киресенчә - болар экстремизмга каршы көрәш сымаграк бәһалана.

Әгәр дә мәгәр шундый гамәлләр Татарстанда кылына ди - ул чагында шул ук ФСБ үзен ничек тотар иде? Бу сорау шактый дәрәҗәдә риторик сорау, чөнки шул ук Чаллы ТИҮе җитәкчесе Рәфис Кашаповка, күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага һәм башка татар эшмәкәрләренә карата ачылган җинаять эшләре үзе үк җавап булып тора.

Иминлек хезмәтенең үзен Башкортстанда һәм Татарстанда төрлечә тотуларының сәбәбе берничә, дияргә була. Беренчедән, Башкортстанда, кайбер документлардан күренгәнчә, башкорт яшьләренең ризасызлык чаралары артында республика җитәкчелеге торуы ихтимал.

Ягъни, әгәр республикадагы административ һәм финанс ресурсларга таянган башкорт элитасын тынычландырмасаң, Русия уртасында тотрыксызлык тудырылуы ихтимал, дип фаразларга нигез бар булып чыга. Әлбәттә, мондый шартларда ФСБ башкортларның кайбер кыланышларына күз йомып карый.

Икенчедән, Башкортстанда башкорт оешмалары татар хәрәкәтен авызлыклап тотуда бер корал итеп файдаланыла. Гомум татар милләтенең яртысын тәшкил иткән Башкортстан татарын рухи ачлыкта тоту, җанисәпләрдә татарның санын йөзләрчә меңнәргә киметеп, аларны башкорт итеп күрсәтү, Русиядә татарның потенциалын түбәнәйтергә омтылучы аерым империячел көчләрнең уй-ниятләренә туры килә дияргә нигез бар.

Хакимият ресурсларын кулында тотучы башкорт элитасы бу юнәлештә нәтиҗәле эш итә, димәк бурыч үтәлә.
XS
SM
MD
LG