Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:54

Грециядә социалистлар җиңде


Грециядә якшәмбе көнне узган парламент сайлавында социалистлар күпчелек тавышны алды. Кадими көчләр башлыгы Костас Караманлис премьер-министр вазыйфасыннан китәргә тиеш булачак. Аның урынына сайлауда күпчелекне яулаган социалистлар фиркасе башлыгы Георгис Папандреу килә.

Георгис Папандреуның бабасы һәм әтисе икесе дә Греция премьерлары булды.

Папандреу үзенең сайлауалды чаралары вакытында бөлгенлеккә төшкән икътисадка 4 миллиард доллардан артык акча вәгъдә итте. Хәзерге премьер-министр Караманлис исә дәүләт хезмәт хаклары һәм пенсияләрне арттырырга акча юк, дигән иде.

Караманлис җиңелүен таныды һәм партия җитәкчелегеннән китүен белдерде.

XS
SM
MD
LG