Accessibility links

Каргалы укытучылары грантлы булды


Тәнзилә Есимбетова
Тәнзилә Есимбетова

Бөтендөнья укытучылар көненә багышланган тантанада Сакмар районы Татар Каргалы урта мәктәбенең берьюлы 3 укытучысына 100-әр меңлек грант тапшырылды.

2006 елдан бирле Каргалы мәктәбендә андый грантны 7 укытучы яулады.

Укытучылар арасында үткәрелгән ярышлардан иң дәрәҗәлесе – ил күләмендә оештырылган “Иң яхшы укытучы” бәйгесе санала. Бәйгедә җиңүчеләргә 100 меңлек грант тапшырыла. Елдагыча әлеге грантны укытучыларга һөнәри бәйрәмнәре көнендә тапшырылар.

Грантка лаек булган өч укытучының берсе иң тәҗрибәлесе - Илгизә Хәмит кызы Мөлекова. Ул 34 ел буе мәктәптә физика фәнен укыта. Күп санлы мактау грамоталары аның өчен мөһим түгел. Илгизә Мөлекова өчен иң мөһиме – укучыларының уңышлары.
“Олимпиадаларда укучыларым район, өлкә күләмендә генә түгел, ә Русия күләмендә дә җиңүләр яулаганы бар”, ди физика укытучысы Илгизә ханым.

Илгизә Мөлекова

Гомумбелем бирү мәктәпләре арасында инновацион укыту программасын үзләштерү буенча уздырылган бәйгедә Татар Каргалы мәктәбе ике тапкыр җиңүче булды. Әлеге грантның күләме – 1 миллион сум. Ике ел рәттән җиңү яулау мәктәпкә 2 миллион сум акча китерә. Бу акчаларга мәктәп бүлмәләре заманча җиһазландырыла. Хәзерге көндә 530 бала укыган мәктәптә 60 компьютер бар.
Мәктәптә информатика дәресләрен бәйгедә җиңүче Элмира Зәбир кызы Мәссәлимова укыта. Укучыларның киләчәк үз профессияләрен заман техникасы белән бәйләүдә аның хезмәте зур.

Өч укытучы арасында иң яше - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Рәшит кызы Есимбетова. Яшь булуына карамастан, аның укучылары Бердәм Дәүләт Имтиханнарында югары баллар җыя. Күптән түгел “Мине үзгәрткән каникуллар” исемле Бөтенруссия бәйгесендә җиңгән Нурзилә Сәфәрова да Тәнзилә Есимбетованың укучысы.

Элмира Мәссәлимова укучылары белән

Каргалы мәктәбе укытучылары арасыннан беренче булып грантны татар теле укытучысы Хафиза Ягъфәрова яулаган иде.
Август киңәшмәсендә мәктәп директоры Тәүхидә Фәрит кызы Низаметдинова “Русия Федерациясенең гомум белем бирү учреждениясенең мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән иде.

“Укытучыларның өчесе дә мактауга лаек. Аларның җиңүләрен без мәктәпнең уңышы дип кабул итәбез”, диде Тәүхидә Низаметдинова.

“Бер кешенең уңышы – күпләрнең хезмәте. Без беләбез – мөмкин булмаган эш тә мөмкин”, бу укытучыларның һәм укучыларның яраткан сүзләре булып кала бирә”, ди Сакмар районы Каргалы урта мәктәбе директоры Тәүхидә Низаметдинова.
XS
SM
MD
LG