Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:51

Иран: атом эшләре тирәсендә билгесезлек бетте


Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗад, БМОның атом идарәсе белән хезмәттәшлек сәбәпле илнең атом программасы тирәсендә “билгесезлек” калмады, дип белдерде.

БМО вәкилләре 25 октябрьдә Иранның яңа билгеле булган уран баету урынын барып күрәчәк.

Бу хакта идарә башлыгы Мөһәммәд Әл Барадей хәбәр итте. Шулай ук Әл Барадей Тәһран белән көнбатыш арасында “аңлашу” ишарәләренә хуплау белдерде.

Әл Барадей Тәһранда Иранның атом эшләре башлыгы Али Әкбар Салеһи белән очрашты.

Көнбатыш Иранны яшерен төстә атом коралын җитештерүдә гаепли. Иран моны кире кага.

XS
SM
MD
LG