Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәле мәдрәсәле, музейлы булды


Шәле халкы Равил Гайнетдинне һәм район җитәкчесе Шәйхулла Галимуллинны каршы ала
Шәле халкы Равил Гайнетдинне һәм район җитәкчесе Шәйхулла Галимуллинны каршы ала

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга якташлары, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин дә кайтты.

Татарстанда иң зур татар авылы булып саналган Шәледә бер көндә ике зур куанычлы вакыйга булды. Яңа таш мәчет янында “Гайнетдин” мәдрәсәсе һәм яңа мәктәптә “Туган якны өйрәнү” музее ачылды.

“Гайнетдин” мәдрәсәсе Равил Гайнетдин дөньяга килгән нигездә төзелгән. Өстәвенә, әлеге эшкә мөфтинең туганы Йолдыз Гайнетдин алынган. “Элек дин сабакларын клубта алып барган булсалар, хәзер, Аллага шөкер, Шәле мәдрәсәле булды”, дип сөенә авыл халкы.

Мәдрәсә булдыру турында сүз моннан 2 ел элек – Равил Гайнетдин катнашында яңа мәчет ачканда әйтелгән була. Шулай итеп, шәлеләрнең теләкләре 2 елдан соң тормышка аша. Мәдрәсә ачылганчы ук татар авылында 100-ләп кеше дин сабакларына йөргән. Татарстан мөфтияте Шәлегә мөгаллимнәр дә җибәрә, алар авыл халкы арасында да остазлар тәрбияли. Шуңа хәзер халыкны җирле мөгаллимнәр укытачак.

Мәдрәсә һәм музей ачу тантанасында шулай ук Татарстан мөфтие Госман Исхакый, баш казый Җәлил Фазлыев, Питрәч районы хакимияте башлыгы Шәйхулла Галимуллин да катнаша. Шәледә туган язучылар, журналистлар, җырчылар Камил Кәримов, Алсу Хәсәнова, Илнур Нуриев та була биредә.

Равил Гайнетдингә мәктәп музеенда үзенә багышланган почмак бик хуш килгән. Яңа ачылган музейга гает бәйрәменә генә кия торган киемнәрен, чалмасын бүләк итә. “Мин бу киемнәрне сездән башка бер кешегә дә бирмим”, дигән Гайнетдин авылдашларына. Һәм авылга киләчәктә дә кайтачагын әйткән.
XS
SM
MD
LG