Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент шурасы Подрабинекны яклады


Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы “Наши” яшьләр хәрәкәтенең хокукчы һәм журналист Александр Подрабинекка каршы алып барган эшчәнлеген “канунсыз һәм әһлаксыз” дип бәяләде.

Элла Памфилова җитәкчелегендәге шура белдерүендә, “караш белдергән өчен эзәрлекләү – конституциягә каршы”, диелгән. Шулай ук “Наши” хәрәкәтенең эшчәнлеген экстремизмга каршы канун кысаларында тикшерергә тәкъдим ителгән.

Бүген “Наши” хәрәкәтене Подрабинек өе янына йөзләп ветеранны китереп журналистның алар алдында мәкаләсе өчен гафу үтенүен таләп итә.
XS
SM
MD
LG