Accessibility links

Укытучы бәйрәмдә дә татар теле өчен борчыла


Казанда укытучылар көне уңаеннан бәйрәм узды. Анда милли компонент мәсьәләсе дә күтәрелде.

Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә оештырылган бәйрәм мәҗлес рәвешендә барды. Табын артында утырган республиканың алдынгы укытучыларын Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, министрлар котлады.


Алар арасында төрле бәйгеләрдә җиңгән мәктәп директорлары, Бердәм дәүләт имтиханына югары баллы укучылар әзерләгән, бөтенроссия олимпиадаларында укучылары җиңүгә ирешкән укытучылар, К. Насыйри бүләге лауреатлары бар иде.

Русия мәгариф һәм фән министрлыгының “Русиянең гомумбелем бирү мәртәбәле хезмәткәре” күкрәк тамгасы белән бүләкләнгән Аксубайның мәгариф бүлеге җитәкчесе Роза Сәхәбетдинова әйтүенчә, бүген заманча укытучы булу зур тырышлык һәм сабырлык сорый.

“Элек авыл укытучылары ата-аналарда, укучылардан булган олы рәхмәткә дә эшләргә әзер иде кебек, әмма бүгенге заман башка бәяләүне таләп итә. Һәм яшь укытучылар өчен бу бәяләү аеруча да мөһим. Әгәр укытучы дәрәҗәле саналса, аны дәүләт тә шулай бәяләргә тиеш”, ди Сәхәбетдинова.

Аның әйтүенчә, авыл мәктәпләрендә укытучыга әле дә олы ихтирам белән карыйлар. Ә менә шәһәрләрдә укытучының дәрәҗәсен белеп бетермәскә дә мөмкиннәр, дип саный.

Милли компонент борчый

Бәйрәмдә милли мәгариф үсешенә өлеш керткән укытучыларны да котладылар. Республикада 1995 елдан бирле Каюм Насыйри бүләге бирелә башлады. Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова сүзләренчә, әлегә алар бармак белән генә санарлык.
Әмма ул укытучыларның күбесен әле дә милли компонент мәсьәләсе борчуын әйтте.

“Күптән түгел Дәүләт шурасында тарихчылар форумы узды. Анда катнашкан укытучылар җыен узганнан соң: “Ни өчен милли компонент мәсьәләсе турында бернәрсә дә әйтмәдегез, без бит белмибез” дип борчылдылар. Мәгариф министрлыгы, дәүләт шурасы бергәләп бу өлкәдә эш алып барды. Дәүләт Думасында сөйләшүләр узды. Ике дәүләт теленә дә тигез урын бирүне үз эченә алган стандартлар булдырылачак, дип килештек. Әмма Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко әлегә бу карарга кул куймаган. Федераль үзәк безнең үтенечне ишетте. Әмма аны кемдер шыпырт кына үзгәртә торган стандарт рәвешендә калдырасы килми һәм без аны канун дәрәҗәсендә кабул ителсен дип таләп итәбез”, диде Ратникова.

Аның әлеге сүзләреннән соң тып-тын утырган укытучылар хуплау белдереп бергәләп кул чапты.

Димәк, бәйрәмдә татар теле язмышы өчен борчылган укытучылар да күп булган, дип әйтергә мөмкин. Ни өчендер чара үзе генә күпчелектә урыс телендә узды. Чыгышлар җырлы-биюле тамашалар белән үрелеп барды һәм барлыгы 81 укытучы төрле бүләкләргә лаек булды.
XS
SM
MD
LG