Accessibility links

Мәскәү мәчетен төзү: мөселманнар үз илендә яши


Русиянең мөфтиләр шурасында Мәскәүнең Җәмиг мәчете төзелешенә багышланган зур киңәшмә узды.

Биредә Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннән башка Мәскәү мэры Юрий Лужков, аның дини оешмалар белән бәйләнеш өчен җаваплы урынбасары Сергей Байдаков, төзелеш буенча беренче урынбасары Владимир Ресин, шулай ук РФ президентының федераль төзелеш буенча беренче инспекторы булган Игорь Абылгазиев, баш архитектор урынбасары Пшемах Швацуков һәм башкалар катнашты.

Әле 2007 елда ук шәһәр көнендә сафка басачак, дип Лужков тарафыннан вәгъдә ителгән мәчет төзелеше дәвам итә. Мәчетнең ике манарага куелырга тиешле ярымайлары инде әзер. Алар үз чиратын көтә. Төзелешнең шулай озакка сузылуын Равил хәзрәт Гайнетдин урынның Мәскәүнең нәкъ үзәгендә булуын, анда күп төрле коммуникация челтәре узуын, астан агып яткан Неглинная елгасы комачаулавы, шулай ук һәр сызым өчен аерым документ таләп ителүен, ә инде аларны алыр өчен күп вакыт кирәклеген әйтте.

«Шул ук вакытта безгә төзелешне этаплап уздырырга рөхсәт итүләре дә зур табыш. Чөнки бөтен бер комплекс өчен бер раслау таләп иткән булсалар, бу төзелешнең кайчан тәмамланасын да әйтеп булмас иде. Хәзер инде соңгы сөйләшүләрдә 2011 елда мәчет һәм аның янындагы комплексның сафка басачагы расланды», диде ул.


Равил хәзрәт бу очрашуда тагын да мәсьәләнең чишелешен әйтте. Мәчет янындагы өстәмә комплекс төзелеше өчен бушка бирелгән җир олимпия комплексы кулында булган. Шулай ук алар белән янәшә генә телевидениенең беренче каналына «Медия парк» төзелеше планлаштырылган.

3 октябрьдә Жәмиг мәчетендә узган очрашуда телевидениенең беренче каналы Генераль директоры Константин Эрнст белән Олимпия комплексы директоры Чурилин да катнашкан. Һәм алар барысы бергә киңәшеп, Җәмиг мәчете комплексы, «Медия парк» һәм «Олипия комплексы җирләрен бүлеп, меҗаларын да билгеләгәннәр.

Мәскәү хөкүмәте дә, әле күптән түгел генә Җәмиг мәчетендә булган Русия президенты да бу мәчет төзелешен хуплаган бер мәлдә. Русия патриархы Кирилл бу башлангыч белән килешмәвен белдерә.


«Без илдә күпчелекнең дини хисләрен хөрмәт итәбез. Мисал өчен, Гарәп Әмирлекләрендә шәһәр үзәгендә иң зур мәчеттән дә зуррак чиркәү төзеп кую безнең башыбызга да килми. Бу мөмкин булмаган эш түгел, кемдер бәлки моңа акча да бирер иде. Ләкин күпчелекнең дине һәм мәдәниятенә хөрмәт булырга тиеш”, дип белдергән иде патриарх август аенда. Янәсе, нигә дип мөселманнар Мәскәү уртасында шундый мәчет салырга тиеш әле, дигән фикерне алга сөрә урыс чиркәве башлыгы.

Ләкин патриарх Кирилл Русия мөселманнарының кайдандыр килгән килмешәкләр түгел, үз илендә яшәгәннәрен телгә алмый.

Ул яклардан әлегә нинди генә сүзләр булмасын Җәмиг мәчетенең төзелеше канунлы рәвештә дәвам итә.
XS
SM
MD
LG