Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Хәтер көне» хәтердәме?


Узган ел Казанда үткән Хәтер көне күренеше
Узган ел Казанда үткән Хәтер көне күренеше

Мәскәүдә узган дини бәйрәмнәрдә үзенең сәнгате белән катнашкан артистлар, халык хәтеренә дә битараф булмаганлыкларын белдерделәр.

Инде егерме еллап булыр, заманында Ренат Ибраһимов башлап җибәргән дини бәйрәмнәребезгә багышланган концертлар Мәскәүдә әле дә дәвам итә. Үзгәртеп кору заманнарында ул концертларга халык зур стадионнарны тутырып килсә, хәзер инде андый активлык күренми. Шулай да быел Мәскәүдә ике көн рәттән Рамазан бәйрәме концертлары узды. Ләкин ике көне дә аерым оештыручылар, башка артистлар катнашында узды.

Шуның берсендә генә, 2 октябрьдә узганында Равил хәзрәт Гайнетдин катнашты. «Космос» концернт залына килгән тамашачыларны бәйрәм белән котлаганнан соң, ул әле яңа гына Татарстаннан кайтуын, анда «Алтын Мөнбәр» мөселман киносы тантаналарында катнашуын, шулай ук туган авылы Шәледә мәдрәсә ачып кайтуы турында сөйләп, шатлыгы белән дә уртаклашты.

Ул көнне «Космос» концерт залы сәхнәсендә мәскәүләр белән беррәттән Татарстан җырчылары да чыгыш ясады. Халык Асылъяр, Раяз Фасыйхов, Рөстәм Асаев кебек популяр артистлары алкышларга күмеп каршы алды. Концертны "Рух" продюссер үзәге оештырган иде.

Без кайбер артистларга тиздән татар халкы «Хәтер көнен» уздырырга җыена, безнең олы яшьтәге зыялыларыбыз яшьләр хәтер көненә килми дип зарлана. Быел сез барырга ниятлисезме? дип сорадык.

"Әйе, ул сүзләрне мин быел «Интертат» үткәргән ифтар ашы вакытында язучы Туфан абый Миңнулиннан да ишеткән идем. Шуның өчен мин быел, яшьләрнең килү килмәүләрен генә белер өчен дә барырга ниятлим. Шушы көннәрдә генә Сөембикә ханбикәгә багышланган бер китап укып чыктым. Нинди аяныч язмаш, илен югалткан, баласын югалткан, халкын югалткан.

Ә бит Татарстанда Сөембикәгә багышланган бер генә һәйкәл дә юк. Бәлки Хәтер көнендә шул турыда сөйләшүләр булыр. Чөнки безнең сынчыларыбыз ул һәйкәлнең проектын эшләгәннәр инде. Берничәсен үзем күргәнем бар. Ә менә Хәтер көненә быел һичшиксез барачакмын», диде концерт программасын алып барган Илдар Кыямов.

Илдар Кыямовның сүзләренә кушылган җырчы Асылъяр бу чарага махсус чакыру кирәктер дип аңлаганын әйтте. "Әгәр чакырсалар барам", диде. Ләкин инде андый чакыру белән генә түгел, күңел кушуы белән киләләр дигәнгә Асылъяр: «Мин тарихыбызны яхшы беләм. Без аны мәктәптә дә өйрәндек. Мин дә барам быел», диде.
XS
SM
MD
LG