Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:13

Омскиның шәһәр милли-мәдәни мохтарияте яшьләре шәһәрнең “Яшел утрау” үзәк ял комплексында чәкчәк бәйрәмен уздырды.

Омскиның шәһәр милли-мәдәни мохтарияте яшьләре узган ел III Бөтендөнья татар яшьләре форумында кабул ителгән чәкчәк бәйрәме үткәрү тәкъдимен хуплап чыккан һәм матур гына бәйрәм оештырган иделәр. Шәһәрнең үзәк ял комплексы булган “Яшел утрау”га килүчеләрне алар чәкчәк белән генә түгел, җыр-бию белән дә сыйладылар, чәкчәк пешерү ысуллары белән таныштырдылар, чәкчәк пешерү осталары конкурсы да үткәрделәр.

Омски шәһәр мохтарияте яшьләре мондый бәйрәмне быел да оештырды. Узган елдан аерма буларак быел бәйрәмне яшьләр “Яшел утрау”дан шәһәр үзәгенә чыгардылар. “Анда үткәрергә рөхсәт алу өчен хакимият һәм хакимиятнең мәдәният департаменты белән шактый гына “хат алышырга” туры килде”, ди Омскиның “Ялкын” яшьләр оешмасы җитәкчесе Шамил Аллагулов.

Шулай, барлык сораулар, кайбер аңлашылмаучылыклар хәл ителгәннән соң, чәкчәк бәйрәмен шәһәрнең музыкаль театры каршындагы мәйданда үткәрергә рөхсәт бирелә.

Бәйрәм үткәрүдә ярдәмне узган елдагы кебек быел да Казаннан Омски кибетләренә чәкчәк китерүче Тимофеевлар ярдәм иттеләр. Транспорт белән Тамир Алимбаев тәэмин итте, үзебезнең мохтарият әгъзасы эшмәкәр Рәшид Бакиевның да ярдәме зур булды, ди Шамил Аллагулов.


Чәкчәк бәйрәме ниятләнгәнчә, якшәмбе көнне 4 октябрьдә үткәрелде. Яшьләр халыкны чәкчәк белән сыйладылар, бер сәгатьлек концерт программасы тәкъдим иттеләр, уеннар уйнаттылар, конкурс рәвешендә татар халык ашларын белүчеләрне ачыкладылар.

Бәйрәмдә шәһәр хакимиятеннән дә катнашучылар булды. Хакимиятнең милли һәм дини оешмалар белән багланышлар бүлеге белгече Елена Колесникова тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады, мондый чаралар зур әһәмияткә ия дип ассызыклады, киләчәктә аларны үткәрү традициягә әйләнсен, дигән теләкләр белдерде.


Әйтергә кирәк, быел бәйрәмгә килүчеләр шактый күп булды. Араларында чәкчәкнең нәрсә икәнен белүчеләр дә, белмәүчеләр дә бар иде. “Бәйрәм бик матур, монда булган һәр кеше үзенә бер яхшылык алгандыр, мондый бәйрәмнәр ешрак оештырылса төрле халыкларның үзара аңлашып, дус, тыныч яшәвенә бер ярдәм булыр иде”, дигән фикерләр белдерде бәйрәмгә килүчеләр.

XS
SM
MD
LG