Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:13

Башкорт оешмалары эмигрантлар күбәюгә борчыла.

“Ак тамыр” исемле башкорт мәгарифен үстерү үзәге рәисе Ирек Агишев башкорт җәмәгатьчелек оешмаларында эмигрантлар турында фикер алышулар баруын белдерде. Аның сүзләренчә, бөтен сәүдә алар кулына күчеп бара. “Эмигрантлар сәүдә кануннарын да бозалар, ришвәт белән дә шөгыльләнәләр”, ди Ирек Агишев.

Ирек Агишев сүзләренчә, җәмәгатьчелек аларның сәүдә итү кануннарын бозулары турында тиешле урыннарга хәбәр итсә, берничә тапкыр канун бозулары өчен илдән сөреп тә булыр иде.

Ирек Агишев башкорт яшьләре оешмаларының эмигрантларга көч кулланып карарга уйлауларын да ирештерде. Башкорт яшьләре очрашуга чакырган, ләкин тегеләре милициягә хәбәр итеп куйган. Әлеге очрашуда башкорт яшьләре кулга алынып, тикшерү изоляторында да ятып чыкканнар.

XS
SM
MD
LG