Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:49

10 октябрь – халыкның психик сәламәтлеге көне дип билгеләнә. Календарьда мондый көн билгеләнеп үтә икән, бу юкка түгел. Димәк, проблема актуаль, уйланырга, чаралар күрергә кирәк дигән сүз.

Ландыш Гобәйдуллина. Галимнәр әйтүенчә, 90 нчы елларда күңел төшенкелеге авыруы зыян китерүе белән барлык чирләр арасында дөньяда 4 нче урында торган. Тиздән ул беренче урынга чыгарга мөмкин диләр. Аеруча күңел төшенкелеге, психик чирләр белән авырганнар өчен яз һәм көз көне куркыныч санала. Безгә дә көз фасылы килде. Бүген түгәрәк өстәл тапшыруында көзге депрессиянең нәрсә белән куркыныч булуын, аннан чыгу юлларын карарбыз, Татарстанда бу проблеманың ни дәрәҗәдә кискен булуын ачыкларбыз. Түгәрәк өстәлнең кунаклары – Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов, психолог Алинә Гыйниятуллина һәм студент кыз Гүзәл Мәхмүтова. Беренчедән, нәрсә ул күңел төшенкелеге, депрессия дибез, аның вакытында кешенең холкында нинди үзгәрешләр күзәтелә?

Гомәр Зыятдинов. Депрессия – ул авыру. Ул төрле сәбәпле булырга мөмкин. Эчке сәбәпләрдән булырга мөмкин, реактив булырга мөмкин. Депрессия нәрсәдән килеп чыга? Күңел төшү, кешенең дөньяга кызыгы бетә, аны бер нәрсә шатландырмый. Моңа хәтле уен уйнаса, спорт белән шөгыльләнсә, сериаллар яратса, хәзер алар кешенең күңелен күтәрә алмый. Кешенең көче бетә торган була. Шулай ук ул бик күп вакытын тик утыруда үткәрә. Кешенең авырлыгы сизелерлек арта яки кими, аның аппетиты үзгәрә, я күбрәк ашый башлый, яки аны киресенчә ашауга тартмый. Башка проблемалар да килеп чыга: йокысы бозыла, мәсәлән. Шул симптомнар кешедә иң аз дигәндә ике атна булырга тиеш. Шунда гына без аны депрессия дип атый алабыз. Симптомнар кимесә, яки кәефе көнләп, сәгатьләп үзгәрсә, моны депрессия дип атый алмыйбыз.

Ландыш Гобәйдуллина. Әйтик, гаиләдә берәр кешенең күңел төшенкелеге. Бу вакытта ир белән хатын, ата-аналар һәм балалар, дуслар арасында нинди үзгәрешләр була?

Алинә Гыйниятуллина. Депрессия кешенең бөтен якыннарына тискәре яктан тәэсир итә. Гаиләдә бер кешенең депрессия белән авырып китүе куркыныч нәрсә. Ул кеше вакытында психологка я психотерапевтка бармаса, гаиләнең таралу мөмкинлеге арта. Тынычлыгын бозмау өчен үзегезнең, якыннарыгызның проблемалары турында сөйләшергә кирәк. Гаиләдә бер кеше үзен начар хис итсә, ул калганнарга борчуларын сөйләргә тиеш.

Гомәр Зыятдинов. Кеше үзенең проблемаларын чишә алмаса, кемгә барса да, яхшы булыр. Бүген клиник психологлар, гади психологлар, гаилә психологы, балалар психологлары бар. Алар бөтенесе укыганда андый белемнәрне алалар. Проблем гади булса, психолог ярдәме дә җитәр. Әгәр дә психик сәламәтлек какшаган икән, ул очракта психолог психиатрга я психотерапевтка җибәрә. Психолог белән психотерапевт бергә эшләсәләр, аның ярдәме күбрәк. Кайбер авыруларга дару да язарга кирәк була. Шуның өчен депрессиянең тирәнлеген алар бергә белеп, бергә чишәргә ярдәм итәргә мөмкин.

Гүзәл Мәхмүтова. Депрессия, яки төшенкелеккә бирелү, кәеф бетү – бу яшьләр арасында еш очрый торган әйбер. Көз вакытында шушы салкын чорда яшьләр күңел төшенкелегенә бирелеп, укуларына игътибар бирмиләр, карадан киенә башлыйлар. Шушы күңел халәте яшьләрдә бик тиз арада бетми. Шушы халәттән чыгар өчен безгә ниндидер кулай моментлар табарга кирәк.

Ландыш Гобәйдуллина. Студентлар бит иң бәхетле кешеләр санала. Нинди сәбәпләр аларның күңел халәтенә тәэсир итә соң?

Гүзәл Мәхмүтова. Гади студентларга эш, акча булмау. Акча булмаганда кибеткә керәсең дә, кирәк әйбереңне сатып ала алмыйсың. Икенче сәбәп, минем уйлавымча, көз – елның иң сагышлы, иң күңелне авыр хәләткә кертә торган, кәефне бетерә торган вакыты. Уку елының яңадан башлануы, укуның авырлыгы да, әти-әни якында булмавы да тәэсир итә.

табиб психотерапевт Гомәр Зыятдинов
Гомәр Зыятдинов.
Монда кешенең нинди холкы нинди булуын да карарга кирәк. Кайбер кеше “Мин әти-әни янында, аларның өчпочмакларын гына ашап үстем, алга таба да алар миңа булышырга тиешләр”, дип уйлый. Мин әле кечкенә, үзем генә яши алмыйм дип йөрсә, ул кешедә күңел төшенкелеге ешрак булырга мөмкин. Ләкин икенче кеше “Ярый әле уку елы башланды, дуслар белән очрашам, яңа белемнәр алачакмын” дип фикер йөртә. Студент вакытлары – иң рәхәт вакыт.
Проблема үзе күңел төшенкелегенә китерми. Гаиләдә булышу булса, студент туганнарым калдырмаслар дип сизеп торса, шул чакта депрессия да куркыныч түгел.

Ландыш Гобәйдуллина. Безнең халыкның үзаңында психологка, психиатрга мөрәҗәгать итү акыл зәгыйфьлеген күрсәтә дигән фикер йөри. Чит илләрдә һәр бер гаиләнең шәхси бер психологы булса, бездә психологларга һәм психиатрларга барган кешеләргә җәмгыятькә яраксыз кешеләргә караган кебек карыйлар.

Алинә Гыйниятуллина. Минем фикеремчә, бу искедә кала. Яшь буын телевизор да карый, интернетта да утыра. Әгәр дә кешенең эшендә, гаиләдә проблемалары бар икән, кеше аны үзе чишә алмый икән, ул очракта профессиональ ярдәм алырга тиеш. Мәсәлән, салкын тидергәч, без шифалы үләннәр, дарулар эчеп карыйбыз. Ләкин чиребез бетми икән, без тәбибка барабыз. Шулай ук безнең эчке дөньябызның да үз табибы бар – ул психологлар, психиатрлар, психотерапевтлар.

Ландыш Гобәйдуллина. Аларга мөрәҗәгать итүчеләр соңгы елларда артамы?

Алинә Гыйниятуллина. Арта бара. Аеруча көз көне һәм яз көне күп кешеләр психолог ярдәменә мохтаҗ.

Ландыш Гобәйдуллина. Алинә ханым, яз күңел халәтенә, кешенең психикасына ничек тәэсир итә соң? Ни өчен көз психикасы тотырыксыз кешеләр өчен куркыныч ел фасылы санала?

Алинә Гыйниятуллина.
Психологлар фикеренчә, кояш кимүе, якты төсләр булмаганга күрә күңел төшенкелегенә биреләләр. Әгәр кеше күңеленә ятышлы шөгыль табып, бөтен көчен шуңа юнәлтсә, һич бер ел фасылы да тискәре яктан тәэсир итмәс.

Гомәр Зыятдинов. Көз көне сезонлы депрессия бар. Сезонлы күңел төшенкелеге көз көне һәм кыш көне генә була. Аны дәваламасаң, ул үзе дә бетәргә мөмкин. Ләкин аны барыбер дәваларга кирәк. Мондый чорда кеше күбрәк йоклый башлый, аппетиты күбәя, ешрак авырый башлый. Кешенең эче поша, күңеле төшә. Шәхси тормышында авырлыклар барлыкка килә. Кешенең өйдә генә утырасы килә, башкалар белән очрашасы килми.

Ландыш Гобәйдуллина. Ышаныч телефонында утыручылар сүзләренә караганда, психологик ярдәменә күбрәк урта яшьтәге кешеләр мохтаҗ. Без яшьләрнең күңел төшенкелегенә этәргән сәбәпләрне карап үттек. Урта яшьтәге кешеләрнең күңел халәте үзгәрүгә нәрсә сәбәпче булырга мөмкин?

психолог Алинә Гыйниятуллина
Алинә Гыйниятуллина.
Урта яшьтәге кешеләрне мөнәсәбәттә булган кыенлыклар ышаныч телефонына шалтыратырга этәрә. Икенчедән, эш яки эшсезлек сәбәпче булырга мөмкин. Шулай ук наркотиклар, хәмер куллану, үзе белән гармониядә булмаучылар чылтырата. Бу проблемны чишү өчен бер психологка гына шалтырату җитми. Белгечләр белән очрашырга кирәк. Проблемны чишүдә профессиональ ярдәм алырга кирәк.

Ландыш Гобәйдуллина. Ышаныч телефонына шалтыратып, кайгыны сөйләү халыкны тормыш авырлыгы белән күзгә-күз очрашырга куркуын күрсәтмиме?

Гомәр Зыятдинов. Телефонга чылтыратуның да бик яхшы ягы бар. Кеше курыккач, аның иң беренче адымы – телефон. Телефоннан сөйләшкәч, куркуы кимергә мөмкин. Психолог яки психотерапевт кешегә ышаныч бирә ала.

Ландыш Гобәйдуллина. Русия үз-үзен үтерүчеләр саны буенча Литвадан соң икенче урында тора. Һәр ел безнең илдә алтмыш мең кеше үз-үзенә кул сала. Бу күренеш нәрсә белән бәйле икән? Әллә Русиянең иҗтимагый-сәяси төзелеше, мондагы икътисади проблемнар моңа этәрә микән?

Гомәр Зыятдинов. Монда Русия дип әйтеп булмый. Монда милли үзәнчелекләр турында сүз алып барырга кирәк. Финн-угор халыкларында (удмурт, мари, чуваш, мордва, эстонецлар, венгрлар) суицид ешрак була. Аның сәбәбен әле белмиләр, ләкин ниндидер генетик сәбәпләре бар дип санала. Кешенең үзенә ышаныч булса, аны проблемнар басмый. Кеше дингә ышанса да андый уйлар аның өчен гөнаһ санала.

Икенче яктан, без хәзер кризис дибез. Нефть, газ бетмәде, урманнар үсә, заводлар тора. Чит илләрдәге дусларым әйтүенчә, аларда кризис турында Русиядәге кебек күп сөйләмиләр, бертуктаусыз кризис дип куркытмыйлар. Үз-үзебезне шулай куркытып йөрсәк, ул чакта кризис безгә зур куркыныч булырга мөмкин. Шуннан депрессия дә килергә мөмкин.

Ландыш Гобәйдуллина. Гомәр әфәнде, ышанычлы чыганаклар китергән фактлар ир-атлар арасында үзләрен үтерү очраклары хатын-кызларга караганда алты тапкыр ешрак очрый . Ни өчен җәмгыятьнең көчле саналган вәкилләре авырлыклардан чыгуның иң җиңел юлын сайлый икән?

Гомәр Зыятдинов. Ир кешенең хатын-кыз белән аермасы күп. Ир кешеләр кыю, чыдамрак, уйлаган эшен актыкка кадәр бетерә торган кешеләр. Икенче яктан, ир кешеләр ныграк эчә торган кешеләр. Ә хатын-кызлар гаилә турында күбрәк уйлыйлар. Баласы, ата-анасы булу хатын-кызларны күп очракта үзенә кул салудан туктатып кала. Хатын-кызлар психик авыру белән дә азрак авырыйлар.

Ландыш Гобәйдуллина. Бездә оппозицион фикер булган очракта хакимият демократик фикерле кешегә еш кына психик авыру итеп кенә карый. Бу гадәти күренеш. Шуның аркасында кайвакыт даһи, сәләтлеләрне авыз да ачтырмыйлар.

Гомәр Зыятдинов. Иң җиңеле кешене акылсыз дип авызын томалау бит. Советлар Союзы заманында психиатритик хастаханәгә салу җиңел иде. Хәзер тик торганда кешене алай яткызып булмый. Моның өчен сәбәбе бик нык булырга тиеш. Кеше теләмәсә, аны суд кына хастаханәгә салырга мөмкин. Акылсыз кешеләр бик аз. Бездән аерыла торган кешеләрнең уйлары бәлки кызыграк та, бәлки без аларның уйларын аңлый алмыйбыздыр. Шуның өчен аларны акылсыз дип әйтү дөрес түгел.

Алинә Гыйниятуллина. Акылсызлык – ул расланмаган авыру. Авыру булган кешеләрнең дә уйлау рәвеше төрле. Мәсәлән, без аларга күрә акылсыз. Ләкин башка төрле яшәгән кешеләр акылсыз түгел.

Гомәр Зыятдинов. Андый кешеләр – алтын хәзинә. Альберт Эйнштейн кебек кешеләр безнең шикелле уйламаганнар. Алар икенче төрле уйлаганнар, яңа уйлар чыгарып, яңа белемнәр биргән. Шуның өчен аларның уйларын кайвакыт тыңларга да кирәк.

Ландыш Гобәйдуллина. Күңел төшенкелеге белән интеккән, кәефе еш бозыла тораганнарга нишләргә кирәк?

Алинә Гыйниятуллина. Үзләренә бер шөгыль табырга кирәк. Ир-атларга да, ханымнарга да үзләренең сәламәтлегенә, тышкы кыяфәтенә игътибарын югалтмаска кирәк. Спиртлы эчемлекләр белән бик мавыкмаска киңәш итәм.

Гомәр Зыятдинов. Төрле юллар бар. Психиатр язган дарулар белән дә дәваланып була, психотерапевт методларны да кулланырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, дәвалану өчен кеше үзе көчен бирә башласа гына файда булачак.

Алинә Гыйниятуллина. Кеше якты төсләр: сары, кызыл, яшел, зәңгәр төстәге киемнәрне кисә һәм үз бүлмәсендә аңа күңел бирә торган кечкенә нәрсәләрне куйса, мәсәлән, ваза, гаилә рәсеме булырга мөмкин, алар кешегә күңел көче бирсә, бу күңел төшенкелеген җиңәр өчен кечкенә адымнар булыр. Майлы ризык ашамаска кирәк. Күбрәк яшелчә, балык ашарга киңәш итәм. Чөнки ханымнарга килограммнар өстәлсә, алар кышын яңадан депрессияга китәргә мөмкин.

Гомәр Зыятдинов.
Ит, балык, сыр, банан кебек ризыкларда триктофан дигән аминокислота бар. Триктофан безнең организмда серотонинга әйләнә. Ә серотонин җитсә, шул чакта күңел төшенкелегенә урын калмый. Кояш нурыннан качмаска кирәк. Яз, кыш көне дә кояшлы көннәр була. Мондый көнне һичшиксез офислардан, эш урыннарыннан чыгып, кояшка күренеп кайтырга киңәш ителә. Сезонлы депрессияне шуның белән дәвалыйлар.
XS
SM
MD
LG