Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:56

Бүгенге ислам дөньясы һәм Русия мөселманнары турында Русия мөфтиләр шурасы рәисе белән әңгәмә.

Римзил Вәли. Идел буендагы Болгар илендә Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгәннән соң бик күп сулар акты, еллар һәм гасырлар үтте. Менә инде бер мең ел дәвамында татар халкының язмышы, аның рухи тормышы, өметләре, юанычы һәм таянычы - Ислам дине белән бәйле. Милләттәшләребез яшәгән илләрдә сугышлар, табигать казалары, иҗтимагый афәтләр килделәр һәм киттеләр. Төп нигезе – Идел елгасы һәм Урал тавы арасында урнашкан төрки татарлар һәм башка халыклар үзләренең иманнарын саклап калдылар. Дәүләтләр җимерелде, яңалары калыкты, матди яшәү рәвеше һәм мәдәни кыйблалар үзгәрсә дә, дин кардәшләребезнең саф күңеле, иманы шул килеш калды.

Кешелек 21нче гасырга кергәч тә, безнең халкыбыз үзенең рухи тамырларыннан, бөек Ислам дөньясыннан аерылмый. Ул элекке кебек үк, үзенең тарихи ватаны, хәзерге Россия дәүләте җирләрендә яши. Яңа заманнар, техника, элемтә чаралары, яңа афәтләр һәм бозыклыклар, табышлар һәм югалтулар безнең халкыбызга, динебезгә дә көчле тәэсир ясый. Менә шушы шартларда Русия мөселманнары, глобализация һәм сәяси үзгәрешләр куйган сорауларга җавап бирерлек дин әһелләре, юл күрсәтүчеләр һәм әйдәп баручылар эзли.

21-нче гасыр имамнарга һәм мөфтиләргә бик зур таләпләр һәм сораулар куя. Русия мөфтиләр шурасы җитәкчесе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин хәзерге заман сорауларына җавап бирерлек мөселман рухание, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче буларак, Русия тормышында һәм мөселман дөньясында аерым урын алып тора. Ул дөньяви һәм дини эшләрне көйләп алып баруда зур тәҗрибә туплады. 2009 елның июлендә, Русиянең дәүләт җитәкчесе тарихта беренче тапкыр Мәскәү мәчетенә килеп, мөселманнарның илдәге хәле, аларны борчыган мәсьәләләр турында руханилар белән киңәште.

Мөфти Равил Гайнетдин Русия җәмгыятенең төрле катлаулы мәсьәләләрен тикшерүдә, татарларның дини һәм милли үсешен тәэмин итүдә гаять мөһим эшләр башкара. Шул ук вакытта ул мәчетләрдә, халыкара җыеннарда, гыйльми утырышларда Ислам дине һәм бүгенге тормыш турында чыгышлар ясый, вәгазьләр сөйли. Әңгәмә вакытында Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин хәзерге заман һәм Русия мөселманнары, татарлар өчен мөһим булган сорауларга җавап бирде.

Равил Гайнетдин.
Кайбер көнбатыш идеологларының әйтүе буенча, 21-нче гасыр цивилизацияләрнең конфликт һәм бәрелешү чоры булачак дигәннәр иде. Без бу фаразларны кабул итмичә, 21-нче гасыр нинди генә глобальләшү чоры булса да, нинди генә диннәр арасында аерым фикерләр булса да, ул цивилизацияләрне бәрелешкә китермәячәк дигән фикерне куәтләдек һәм шул фикергә без ышандык. Бүген без глобальләшү чорында яшәсәк тә, диннәр бер-берсе белән кушылып, синтез ясамаячакларына иманыбыз камил. Нинди генә халәттә булсак та, безнең ислам динебез үзенең үзенчәлеген саклаячак.

Ислам дине кешелек дөньясына бары тик гыйбадәт дине буларак кына бирелмәгән. Аллаһ Тәгалә безгә ислам динен камил дин иттереп, Пәйгамбәребезгә 23 ел буе Коръән Кәримнең сүрәләрен иңдереп, аятьләрен төшендереп бирде икән, ул аны гомум кешелек дөньясына яраклы һәм кыямәт көненә кадәр ул дин халык арасында, кешелек дөньясында сакланачагын аңлатты һәм ул шулай булачак та.

Нинди генә глобальләшү чоры булса да, ислам дине булды, булачак һәм киләчәктә тагын да куәтләнәчәк. Моны фикер ияләре, дөнья масштабындагы аналитиклар әйтеп килә. Русия мөселманнары үзләренең киләчәгенә олы өмет белән карыйлар. Ислам динебез киләчәктә дә үзенең үсешен табачак, мөселманнарда бүген үзенең нигезенә, рухи асылына һәм иманын торгызуга көчен куйганы күренә. Без моны ислам диненең ренессансы, яңа бер үсеше диеп аңлыйбыз.

Римзил Вәли. Соңгы елларда экстремизм, терроризм белән ислам динен бергә кушып күрсәтү ешайды. Шушы чорда сез мөселманнарга күңелләренә терәк булырлык нәрсә әйтәсез? Бу эшләрдә катнашы булмаганнарга сезнең яктан нинди рухи ярдәм эшләнә?

Равил Гайнетдин.
Кызганыч, 21-нче гасырга аяк баскач, без күп кенә илләрдә террор хәрәкәтләренең күтәрелүен дә күзәттек. Шул вакыттан башлап, матбугат чыганаклары, җавапсыз һәм дә үз сүзләренә җавап бирмәгән сәясәтчеләрнең коткысына ияреп, безнең халык арасында да ислам динебезгә каршылык һәм мөнәсәбәтнең начараюын күзәттек. Бу вакытларда, мәсәлән, "ислам экстремизмы", "ислам террористлары", "җиһатчылар", "шәһитләр" дигән терминнар халык телендә тарала башлады.

Шуның белән, мөселманнарга сылтау, яла ягу башланды һәм һәр төрле җәмгыять урыннарында мөселманнарга карата начар мөнәсәбәт урнашты. Әлбәттә, безнең Русиядәге дин әһелләре, мөфтиләр, имамнар мәгърифәт эше алып бара. Алар исламның хак якларын, исламның нинди дин булуын аңлаталар. Аллаһ Раббыбызның кешелеккә биргән ислам дине экстремизмга да, терроризмга да һәм төрле секталарга бүленеп дошманлык, каршлык тудыра алмый.

Римзил Вәли.
Равил хәзрәт, 20-нче гасырда ислам Русия татарлары дөньясы өчен зур инкыйлап булып башланган. Беренче мөселман королтае, патша хакимияте белән сөйләшүләр, үзгәрешләр... 21-нче гасыр да җиңел булмады. Мәгълүм һәм әле әйтелгән кыенлыклар булса да, соңгы 10-15 елда ислам киңәйде, көчәйде, яшь кадрлар үсеп чыкты, мәдрәсә, мәчетләр артты. Менә шушы юнәлештә Русия мөфтиләр шурасының эшчәнлеге һәм төбәкләрдәге мөфтиятләрнең, республикалардагы дини үзгәрешләре турында әйтсәгез иде.

Равил Гайнетдин.
Мин безнең дини яңарыш һәм үсешебез советлар берлеге таралганнан соң башланды дип әйтәсе килми. Безнең дингә кайту, әхлак һәм иман нигезләребезне торгызу 70-нче еллар ахыры - 80-нче еллар башына туры килде. Чөнки мин үзем 1979 елда ислам дине нигезләрен, Коръән Кәримне һәм гарәп хәрефләрен өйрәнә башладым.

Шушы чорда яшьләр арасында ислам белән кызыксыну башланганды. Аннан соң илебездә үзгәртеп кору заманнары башланып киткәч, яңа мәхәлләләр оеша башлау, кайбер урыннарда бик сирәк булса да мәчет төзү эшләре башланды. Ә инде Советлар берлеге таркалганнан соң, Русия демократик үзгәрешләр юлына баскач, илебездә диннәр һәм вөҗдан иреге кануны кабул ителгәч, без башка диннәр белән беррәттән үзебезнең динебезне яңартырга, күтәрергә, куәтләргә, мәчетләр, мәдрәсәләр ачарга, төзергә, кадрлар әзерләргә, дини китаплар басарга, җәмгыятькә актив катнашырга хокук алдык. 90-нчы елларда күп кенә мәчетләребез торгызылды, яңалары төзелде. Анда укыту, агарту эшләре алып бару башланды.

Без Русия күләмендә 5 меңнән артык яңа мәчет төзедек. Әгәр дә элек Русиядә бер ислам дини уку йорты булмаса, бүгенге көндә 5 институт һәм университет ислам югары уку йорты буларак аякка басты. Шулай ук төбәкләрдә дә дини белем бирү уку йортлары барлыкка килде. Бүгенге көндә безнең 40-тан артык ислам дини уку йортларыбыз эшләп килә. Аларда яшь кадрлар хәзерләү башланды. Бездә укып чыккан студентлар ислам мәдәниятен тагын да яхшырак өйрәнү теләге белән дөньяда танылган ислам университетларында белем алып, безгә җитешкән белгечләр буларак илебезгә кайталар.

Римзил Вәли. Ислам дине белән бергә милли мәдәни эшләр үрелеп бара. Русиядә татар милләте, башкорт милләте, Татарстан, Идел-Урал төбәгендәге традицияләр, горефләр бар. Менә шушы эштә мөфтиләр шурасы, Русия мөселманнары татарлык белән бергә мөселманлык ничек саклана?

Равил Гайнетдин.
Без һичшиксез ислам дине милли хисләр белән, милли традицияләр белән нык бәйләнгән икәнлегенә ышанабыз. Чөнки тарихтан күренгәнчә, ислам дине Урта Азия илләрендә җәелә башлагач, ул борын-борыннан килә торган гореф-гадәтләрне бетереп, анда ниндидер бер яңа традиция һәм культура төземәде.

Ислам дине халыкның үзенчәлеге, халыкның мәдәнияте булган гореф-гадәтләрне саклап калды, ләкин бер тәрбия бирде. Ул әхлак тәрбиясе һәм Аллаһны тану кагыйдәләре булды. Шуңа безнең мөселман халыкларыбыз, шулай ук Идел, Урал буйларында яшәгән татар һәм башкорт халыкларыбыз үзләренең борынгы халык бәйрәмнәрен дә саклап килделәр.

Ислам дине ул бәйрәмнәрне тыймады. Шуңа күрә дә ислам дине безнең халыкларыбызның күңелләренә үтеп керде, ислам дине халыкның милли бәйрәмнәрен дә үзенең бәйрәмнәре итте. Шуңа күрә, безнең халкыбызда Сабантуйлары, Нәүрүз бәйрәмнәрен үткәрү булсын, никах һәм туй бәйрәмнәре милли һәм дини үзенчәлек белән бергә үткәрелә. Дин һәм мәдәният бер-берсен баетып кына тора. Шуның өчен дин һәм мәдәният - безнең тарихыбыз, алар үзара бик нык бәйләнгән.

Римзил Вәли.
Равил хәзрәт, сез Татарстанның Питрәч районының Шәле авылында туып үскәнсез. Сез кайчан, нинди шартларда үзегезне татар һәм мөселман итеп хис иттегез? Бәлки ниндидер хәтирә бардыр?

Равил Гайнетдин.
Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Чөнки мин Татарстан җирлегендә үземнең сөйгән халкым, татар милләтемнән дөньяга килгәнмен. Кечкенә вакыттан безне диннән ераклаштырсалар да, сәяси тәрбия бирелсә дә, халкыбызның гаиләсендә, күңелендә үзенең диненә һәрвакытта мәхәббәте сакланды. Мин дә 6 яшькә кадәр әби тәрбиясе үстем. Әбием миңа кыска Коръән сүрәләрен, бик матур көй белән укый торган догалар өйрәтте.

Хәтирә дигәннән, Рамазан аенда әби-бабаларыбыз Ураза тотта иде. Авылда мулла булып торган кешене, туган-тумача, күршеләрне, ураза тоткан мөселманнарны чакырып мәҗлес үткәрә идек. Без шул мәҗлестә, әлбәттә, олылар белән бергә өстәлгә утырмасак та, икенче бүлмәдән Коръән укыганны тыңлый идек. Без Коръәнне азрак кына булса да мәгънәләрен аңлатканны ишетә идек. Кунаклар киткәннән соң табынга балалар тезелеп утыра иде.

Әйтәсем килгәнем шул, халык күңелендә дин һәрвакыт булды һәм аны гаиләдә балаларның күңеленә әби-бабайлар, әти-әниләр салды. Мәктәптә диннәр белән көрәшү сәясәте тәрбияләнсә дә, безгә шуны укытсалар да, без барыбер өйдә күргән тәрбия белән үскәнбез һәм мәчетләр ябылса да, безнең халкыбызның күңеле ислам диненә ябылмады.

Римзил Вәли.
Русиядә мөселманнарның киләчәге бармы?

Равил Гайнетдин. Һичшиксез, мин моңа чын мәгънәсендә ышанып әйтәм. Бүген Русиядә ислам динебез патша вакытында да, совет хөкүмәте вакытында күрмәгән дәрәҗәне алды. Әйтергә кирәк, беренче тапкыр Русия күләмендә ислам динебез дәүләтебезнең традицион дине дәрәҗәсенә күтәрелде. Бу статусны алуда мин дә уземнең өлешем керде дип саныйм. Чөнки яңа канун әзерләгән вакытта, мин эш группасына мөселманнар исеменнән кереп, хәзерге патриарх Кирилл белән, ул вакытта митрополит иде, һәм башка дин әһелләре белән бу канунны булдыруда эшләргә туры килде.

Шулай итеп, бүген безнең ислам динебез башка диннәр белән бер хокукта үсәргә тиешле. Шуны әйтергә кирәк, илебезнең төрле төбәкләрендә ислам динебезгә карата җитәкчеләребез булдыра алганча ярдәмнәрен күрсәтергә тырыша. Мин өмет итәм, безнең ислам динебез диалогка, бер-беребез белән хезмәттәшлеккә ачык дин. Шушы ачык динебез башка диннәр белән һәм дә җәмгыятебез белән эшләргә мөмкинчелек бирә.

Тагын шунысын әйтәсем килә, Татарстан җирендә туып үссәм дә, мина рус һәм башка халыкларны туплаган Русиядә, аның мәркәзе булган Мәскәүдә эшләргә насыйп булды. Татарстан җиреннән аерылсам да, мин биредә татар халкының бер илчесе булып, татар халкының вәкиле буларак хезмәт итеп, исламны һәм милләтемне матуррак күрсәтергә тырышам. Бу минем өчен зур горурлык, мин чын күңелдән Аллаһыма рәхмәтемне белдерәм. Татар милләтеннән булуыма, мөселман булуыма чиксез горурланам.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG