Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:32

Татар театры тарихында Николай Юкачев төрки милләтеннән булмаган беренче һәм бердәнбер артист иде.

Татарстанның атказанган артисты Николай Юкачевны иҗатташлары, якыннары Кукмара районы Нырты авылы зиратына әнисе Катя түтәй янына җирләде. Камал театры җитәкчесе Шамил Закиров сүзләренчә, бу көннәрдә татар сәнгате зур югалту кичерә.

53 яшен көтеп җиткерә алмый


Хезмәттәшләре Николай Юкачевның соңгы елларда сәламәтлеккә туймавын, зур операцияләр кичерүен, алай да яман чир белән көрәшүен искә ала. 3 декабрьдә Юкачевка 53 яшь туларга тиеш була. Ике ел элек кенә Камал театрында аның 50 яшьлегенә багышланган иҗат кичәсе үткән иде.

Кукмарада 50 яшьлек иҗат кичәсендә Рушания Юкачева белән
“Алар – тормыш иптәше Рушания Юкачева белән чиргә каршы брегәләп көрәштеләр, бик күп акчалар сарыф иттеләр. Николай безнең театрның иң яраткан артистларының берсе иде. Тормышта бик ачык кеше булды, шаярып сөйләшергә яратты. Шуңадыр инде көлкеле образлар тудырды. Соңгы юлга озатырга туган авылана кайттык. Ныртының да, мәктәпнең дә горурлыгы булган”, ди Шамил Закиров.

“Телсез күке” спектаклендә соңгы ролен уйный


Николай Юкачев яңа куелган “Мылтык” спектаклендә дә уйнарга тиеш була. Әмма авыруы көчәю сәбәпле рольдән баш тарта. Ә башка рольләрен авырса да, үзе башкарып килгән.

“Николайның театрдан китеп баруы бик зур югалту. Ул гына башкара ала торган ролләре бар иде. Аны кем алмаштырыр? Без әле моңа әзер түгел, шактый кыен хәлгә калдык. Юкачев авыруына да карамастан, “Телсез күке” спектакле белән Финляндиягә дә барды. Юл авыр булды, әмма түзде. Чөнки татар театры өчен эшләде, яшәде”, ди Закиров.

Татар җанлы урыс иде

Күп очракта Юкачевны керәшен кешесе дип уйлыйлар. Дөрес, театр училищесына укырга кергәндә, Марсель Сәлимҗановка ул үзен керәшен дип әйтә. Урыс дисәм, укырга алмаслар дип уйлый. Ә чынлыкта әтисе украин, әнисе удмурт икән. Татар авылында үскәнгә татар телен дә өйрәнә, гомумән, татар мәдәниятенә мәхәббәт шунда тәрбияләнә, диләр аның турында.
Юкачевлар сәхнәдә дә гел бергә була


Николай Юкачев тормыш иптәше Рушания Юкачева белән сәхнә тормышларын Әлмәт театрында башлап җибәрәләр. 1983 елда Марсель Сәлимҗанов икесен дә Камал театрына чакырып ала.

Юкачевның тормыш иптәше Рушания Юкачева да иренең татар театрын җаны-тәне белән яратуын искә ала. “Кайвакыт шаярып татар театрына хезмәт итүче бердәнбер урыс артисты мин дип әйтә иде. Николайны Марсель Сәлимҗанов та татар театрында эшләүче бердәнбер урыс дигән иде. Ул, чыннан да, шулай булып калды. Аннан соң алай килгән кеше булмады. Бәлки, киләчәктә татар телен өйрәнүчеләр театрга килерләр”, ди Татарстанның халык артисты Рушания Юкачева.

Татар артисты булуы белән горурланган

Рушания ханым сөйләвенчә, Николай Юкачев татар театрында эшләве белән бик горурланган. Урыс театрында йөрсәм, мин күренмәс тә идем, ә татар театрында мине беләләр, дип әйтә торган була. Юкса, авыру була торып ролләрен үзе уйнап килмәс иде.

“Яңа сезон ачылыр алдыннан мине каршына утыртты да, “Фәрит Бикчәнтәев белән Шамил Закировка йә үлгәнче, йә терелгәнче рольләремне үзем уйныйм, дип әйткән идем. Менә үлеп тә булмый, терелеп тә булмый”, диде. Быел республика көне вакытында ике спектакльдә уйнарга тиеш иде, әмма булдыра алмады”, ди Юкачева.

Хәзер Рушания Юкачева Камал театрында “Курчак туе” спектаклендә яңа ролен әзерләп йөри. “Сәхнәдәшләрем, җитәкчеләрем мине һәрвакыт аңлый”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG